Hyundai Solaris хуҗасының исәбендә 33 башкарма производство булган. Тагын берничә машина йөртүче рейд вакытында ук бурычларын түләгән.
Суд приставларының Алабуга районы бүлеге хезмәткәрләре Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә йөкләмәләре үтәлмәгән автомобильчеләрне ачыклау буенча рейд үткәрде. Тикшерү барышында машина йөртүчеләрнең документларына гына түгел, ә бурычлар булуга да игътибар бирелде, дип хәбәр итә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе.
Иң зур сумма Hyundai Solaris хуҗасында ачыкланган — аның төрле банкларга 2 млн сум тирәсе әҗәте бар. Аңа карата 33 башкарма производство кузгатылган. Автомобильче бурычын урында түли алмаган, шуңа күрә машинаны җаваплы саклау өчен түләтүчегә — банкка тапшырганнар. Әгәр бурыч түләнмәсә, автомобильне сатарга мөмкиннәр.
Рейд вакытында ачыкланган башка бурычлылар әҗәтләрен тикшерүдән соң ук түләгән. Lada Granta, Lada Priora һәм Skoda Octavia хуҗалары булган бурычларын тулысынча каплаган.
Тагын ике машина йөртүче — Lada XRAY һәм BMW хуҗалары — административ штрафлар буенча бурычларын түләгән. Шуннан соң автомобильләрне хуҗаларыңа җаваплы саклауда калдырганнар.
Нет комментариев