Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
Автохәбәрләр

Алабугада машинаны газонга куйган өчен 3500 сумга кадәр штраф яный

Алабугада көн саен газоннарда һәм яшелләндерелгән территорияләрдә парковка ясау белән бәйле кагыйдә бозулар теркәлә. Атна эчендә муниципаль контроль бүлеге ким дигәндә 30 шундый фактны ачыклый.

Газоннарда һәм яшелләндерелгән территорияләрдә машина калдыру Алабугада еш очрый торган проблемаларның берсе булып кала. Бу хакта Алабуга районы башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге җитәкчесе Жанна Сармакова сөйләде.

Аның сүзләренчә, күп очракта йөртүчеләр кагыйдә бозуларын парковка урыннары җитмәве белән аңлата. Тагын бер киң таралган сылтау — газонның инде тапалган булуы яисә анда үлән булмавы. Ләкин бу хәл җаваплылыктан азат итми.

— Әгәр территория бордюр белән киртәләнгән икән, төзекләндерү элементларына карый яисә юлның хәрәкәт өлеше һәм тротуар белән чиктәш икән, анда парковка ясарга ярамый. Газон тапалган булса да, бу анда автомобиль калдыру өчен нигез була алмый. Төзекләндерү идарәсе яшел үсентеләр утырту, аларга су сибү буенча даими эш алып бара, — дип аңлатты Жанна Сармакова.

Кагыйдә бозуларны берничә ысул белән ачыклыйлар. Аларны муниципаль контроль бүлеге хезмәткәрләре терки, шулай ук халыктан «Халык контроле» системасы аша да мөрәҗәгатьләр килә. Моннан тыш, дөрес парковка ясамау фактлары «Имин шәһәр» («Безопасный город») системасы ярдәмендә дә ачыклана.

Жанна Сармакова сүзләренчә, мондый кагыйдә бозулар көн саен теркәлә. Атна эчендә газоннарда һәм яшел мәйданнарда ким дигәндә 30 парковка ясау факты ачыклана. Күп очракта сүз күпфатирлы йортларның ишегаллары турында бара.

Газоннарда машина куйган өчен административ җаваплылык күздә тотылган. Штраф күләме 1000 сумнан 3500 сумга кадәр җитә.

Кагыйдә бозу теркәлгәннән соң, автомобиль хуҗасына аңлатма бирү өчен муниципаль контроль бүлегенә килү турында белдерү җибәрелә. Аннары протокол төзелә, ә материалларны административ комиссия карый. Хәлгә бәйле рәвештә, кагыйдә бозучыга кисәтү ясалырга яисә штраф билгеләнергә мөмкин.

Алабугалыларга автомобильләрен газоннарда һәм яшелләндерелгән территорияләрдә калдырмаска киңәш итәләр. Мондый кагыйдә бозулар ишегалларының тышкы күренешен боза һәм шәһәрне төзекләндерү эшенә комачаулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев