Алабугада машина йөртүчеләрне тикшерделәр: дүрт сәгать эчендә уннан артык кагыйдә бозучы ачыкланды
Тынычлык проспекты, 34 нче йорт янында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча рейд үткәрделәр.
Дүрт сәгатьлек тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның күбесе юл кагыйдәләрен үтәми.
Рейд вакытында инспекторлар барлыгы 13 хокук бозуны ачыклаганнар.
Ачыкланган хокук бозулар:
- Транспорт чарасы белән «правасыз» идарә итү — 1
- Куркынычсызлык каешын эләктермәү — 7
- Балаларны автокреслосыз йөртү — 2
- Җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу — 2
- Җәяүлеләргә өстенлек бирмәү — 2
- Нормадан артык тонировка — 1
Дәүләт автоинспекциясе искәртә: юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен санга сукмау җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Алабуга юлларында рейдлар дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев