Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
Автохәбәрләр

Алабугада юл-транспорт һәлакәтендә ике бала зыян күргән

Һәлакәт 26 июльдә иртәнге 11:30 сәгать тирәсендә Отрадная урамындагы 160 нчы йорт янында килеп чыга.

Ике автомобильнең бәрелешүе нәтиҗәсендә хастаханәгә дүрт кешене китерәләр, зыян күрүчеләр арасында сигез һәм тугыз яшьлек ике бала да була.

Якынча мәгълүматлар буенча, Toyota Camry руле артында 21 яшьлек хатын-кыз каршы як юл полосага чыга һәм 32 яшьлек хатын-кыз идарә иткән Geely Monjaro автомобиле белән бәрелешә.

Toyota йөртүчесе, бу машинаның ике балигъ булмаган пассажиры, шулай ук Geelyның 30 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр ала. Барлык зыян күрүчеләрне медицина учреждениесенә китерәләр.

Дәүләт автоинспекциясендә ачыклык кертүләренчә, балалар автокреслосыз булган.

Моннан тыш, Toyota Camry йөртүчесенең машина йөртү таныклыгы һәм ОСАГО полисы булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев