Алабугада исерек килеш руль артына утырган кеше машинасыз калган
Соңрак ир-атның элек тә исерек килеш машина йөрткәне өчен административ җаваплылыкка тартылганы ачыкланган.
Алабуга шәһәр суды 42 яшьлек җирле кешене исерткеч эчемлекләр эчкән хәлдә автомобиль белән идарә итүгә бәйле рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат бозуда гаепле дип тапты.
Узган елның 24 декабренә каршы төндә ир-атның Алабуга буенча ВАЗ-21102 автомобилендә хәрәкәт итүе ачыкланган. Тикшерү вакытында аны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктаткан. Тикшерү нәтиҗәсендә, йөртүченең исерек булуы ачыкланган.
Тикшерү барышында аның элек тә нәкъ шундый ук кагыйдә бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булуы, әмма спиртлы эчемлек кулланганнан соң кабат руль артына утыруы ачыкланган.
Суд утырышында алабугалы үз гаебен таный һәм үкенүен белдерә.
Суд карары буенча ир-атка 180 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнә. Моннан тыш, ике ел дәвамында ул транспорт белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнә алмаячак.
Шулай ук суд җинаять кылганда файдаланылган ВАЗ-21102 автомобилен дәүләт милкенә тапшырырга (конфискацияләргә) дигән карар чыгарды.
Хәзерге вакытта хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев