Алабугада иртәнге рейд вакытында юл кагыйдәсен бозуның 13 очрагы ачыкланган
Автохәбәрләр

Алабугада иртәнге рейд вакытында юл кагыйдәсен бозуның 13 очрагы ачыкланган

Дәүләт автоинспекциясе искәртә: вак кына хокук бозулар да җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре иртәнге рейдка нәтиҗә ясады. Берничә сәгать эчендә инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагын ачыклаган.

Хокук бозулар исемлегендә:

  • куркынычсызлык каешын эләктермәгән — 6 машина йөртүче;
  • техник җитешсезлекләр булган өч автобус;
  • укылмый торган номерлы бер автобус;
  • ОСАГО полисы булмаган 1 машина йөртүче;
  • дәүләт номерлары булмаган 1 автомобиль;
  • юлны тиешсез урында чыккан бер җәяүле.

Дәүләт автоинспекциясе искәртә: вак кына хокук бозулар да җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Игътибарлы булыгыз һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез.


Нет комментариев