Авария кичә Горький урамындагы 156 нчы йорт янында була. Юл һәлакәте турында тулырак мәгълүматны Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Lada Vesta автомобиленең 2004 елгы йөртүчесе юл бирми һәм Lada Granta һәм Chery автомобиле белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте Горький урамындагы 156 нчы йорт янында булган. Lada Vesta йөртүчесен һәм автомобильдәге пассажирларны медицина хезмәткәрләре караган. Табиблар тикшерүеннән соң, машина йөртүче һәм пассажирлар өйләренә кайтарып җибәрелгән.
Нет комментариев