Алабугада ел башыннан 124 исерек машина йөртүчене ачыклаганнар
Автохәбәрләр

Алабугада ел башыннан 124 исерек машина йөртүчене ачыклаганнар

18 факт буенча җинаять эше кузгатылган. Шул ук вакытта җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 18 дән бишкә кадәр кимегән.

Ел башыннан исерек йөртүчеләр гаебе белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Узган ел мондый аварияләр дүртәү булган. Шул ук вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән 124 очракны туктаткан. Аларның 18е буенча РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсе нигезендә җинаять эшләре кузгатылган. Җәяүлеләр катнашында быел биш юл-транспорт һәлакәте булган. Узган ел бу күрсәткеч 18не тәшкил иткән.

Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, ДПС экипажларының шактый өлеше инде булган аварияләрне рәсмиләштерү белән мәшгуль. Шуңа күрә шәһәр урамнарында юл хәрәкәтен турыдан-туры контрольдә тотучы хезмәткәрләр саны кими. Район башлыгы ЮХИДИ хезмәтен көчәйтергә һәм законсыз тонировка белән йөрү, тротуарлар буенча машинада йөрү, көчле музыка кую кебек кагыйдә бозуларга күбрәк игътибар бирергә кушты.

Моннан тыш, профилактика һәм контроль чараларын көчәйтү мәсьәләсен карарга йөкләмә бирелде. Закон рөхсәт иткән очракта, участок уполномоченныйлары озатуында халык дружинасын җәлеп итү мөмкинлеге каралачак.


Нет комментариев