Алабугада «Дозор-М3» камерасы бер атна эчендә 356 хокук бозу очрагы теркәгән
Система шәһәр урамнарында эшләвен дәвам итә һәм юл хәрәкәте өлкәсендә дә, төзекләндерү өлкәсендә дә хокук бозуларны ачыклый.
Алабугада «Дозор — М3» фото- һәм видеотеркәү системасы бер атна эчендә 356 хокук бозу очрагын теркәгән. Шулардан 150 материал ЮХИДИга җибәрелгән инде, тагын 206сы муниципаль контроль бүлегендә эшкә алынган.
Иң күп хокук бозулар Тынычлык проспектында, Нефтьчеләр проспектында, шулай ук Казан, Говоров һәм Гассар урамнарында теркәлгән.
Система шәһәр урамнарында эшләвен дәвам итә һәм юл хәрәкәте өлкәсендә дә, төзекләндерү өлкәсендә дә хокук бозуларны ачыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев