Алабугада августта исереклек билгеләре булган 25 машина йөртүче тоткарланган
Автохәбәрләр

Алабугада августта исереклек билгеләре булган 25 машина йөртүче тоткарланган

Дәүләт автоинспекциясе исерек килеш машина йөртүнең куркынычы турында тагын бер кат искә төшерде.

Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, август аенда хезмәткәрләр алкоголь куллану билгеләре булган 25 машина йөртүчене тоткарлаган. Аларның барысы да мондый хокук бозу белән беренче тапкыр тотылган.

Дәүләт автоинспекциясендә әйтүләренчә, исерек килеш автомобиль йөртү машина йөртүченең үзенә генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләргә дә куркыныч тудыра.

Халыкка руль артына исерек килеш утырырга мөмкин булган машина йөртүчеләр турында полициягә хәбәр итәргә киңәш итәләр. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, мондый шалтырату юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калырга ярдәм итә ала.


Нет комментариев