Алабугада җәяүлеләр кичүендә дүртенче сыйныф укучысын машина бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә укучы тән җәрәхәтләре белән Алабуга үзәк район хастаханәсенә озатылган.
13 апрель иртәсендә Мәскәү урамында юл-транспорт һәлакәте булды. Hyundai Santa Fe автомобиле йөртүчесе, Татарстанның 10 еллыгы урамы ягыннан Спас урамына таба хәрәкәт иткәндә, җайга салынмаган җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, юл бирмичә, 4 нче сыйныф укучысын бәрдерә. Бала юлны машина йөрү юнәлеше буенча уңнан сулга таба, өлкәннәр озатуыннан башка, мәктәпкә барганда кичкән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә укучы тән җәрәхәтләре һәм имгәнүләр белән Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелгән.
Дәүләт автоинспекциясе йөртүчеләргә искәртә: җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, алдан ук тизлекне киметергә һәм җәяүлеләргә юл бирергә кирәк. Әти-әниләргә исә балалар белән юлдан имин чыгу кагыйдәләрен даими кабатларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев