Алабугада 18 яшьлек егет машинасы белән кафега килеп бәрелгән
Автохәбәрләр

Алабугада 18 яшьлек егет машинасы белән кафега килеп бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәте узган төндә булган.

Алабуга кафесы янында юл һәлакәтеннән соң автомобиль

Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 18 яшьлек машина йөртүче 10 сентябрьдә машина йөртү хокукын алган. 14 сентябрь төнендә ул юл-транспорт һәлакәтенә эләгә һәм Нефтьчеләр проспектындагы кафе бинасына бәрелә.

Егет инспекторларга авариянең машина йөртү тәҗрибәсе аз булу аркасында килеп чыкты дип аңлаткан. Юл-транспорт һәлакәте вакытында машина йөртүчедә шулай ук рәсмиләштерелгән ОСАГО полисы да булмаган.

Алабуга кафесы янында юл һәлакәтеннән соң автомобиль 


Нет комментариев