Алабуга укучыларын «Имин юллар» онлайн-олимпиадасында катнашырга чакырдылар
Автохәбәрләр

Алабуга укучыларын «Имин юллар» онлайн-олимпиадасында катнашырга чакырдылар

1 нче сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр укучылар өчен юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә багышланган онлайн-олимпиада старт алды. Бу хакта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең MAX-каналында хәбәр итте.

22 сентябрьдән укучылар «Имин юллар» олимпиадасына кушыла алалар. Катнашучыларга балалар көндәлек тормышта очрарга мөмкин булган ситуацияләргә нигезләнгән биремнәрне үтәргә тәкъдим итәләр.

Рөстәм Нуриев сүзләренчә, биремнәр укучыларга юл билгеләре арасында яхшырак ориентлашырга, потенциаль куркыныч хәлләрне танырга һәм куркынычсыз карарлар кабул итәргә ярдәм итә.

Проект балаларда шәһәрдә дә, аннан читтә дә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Катнашуга 1-9 сыйныф укучыларын чакыралар. Онлайн-олимпиада «Тормыш өчен мнфраструктура» илкүләм проекты ярдәмендә уздырыла.


Нет комментариев