Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
Автохәбәрләр

Алабуга районында каршы як полосага чыгуның 24 очрагын ачыклаганнар

Алабуга районында «Каршы як полоса» профилактик чарасы тәмамланды.

Рейдлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм кара-каршы бәрелешүләр санын киметү максатыннан үткәрелде.

Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлеге мәгълүматлары буенча, хезмәткәрләр каршы як полосага чыгуның 23 очрагын теркәгәннәр. Кагыйдә бозулар РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 нче өлеше буенча квалификацияләнә.

Мондый маневр өчен 7500 сум күләмендә штраф яисә дүрт айдан алты айга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.

Буннан тыш, бер шофёр каршы як полосага кабат чыккан. Аңа карата РФ РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 статьясының 5 нче өлеше буенча материал төзелгән. Кабат кагыйдә бозган өчен автомобиль белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм итү яисә 7500 сум күләмендә штраф яный.

Һәр очрак буенча соңгы карарны суд кабул итәчәк.

Дәүләт автоинспекциясендә искәртеп үттеләр: каршы як полосага чыгу иң куркыныч кагыйдә бозуларга керә һәм авыр юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев