Алабуга янындагы М-7 трассасында юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән
Табиблар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр диагнозын куйган.
16 март кичендә М-7 «Волга» автоюлының 1036 нчы чакрымында өч автомобиль катнашында авария килеп чыга. Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, Kia Rio машинасы йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне сайламый һәм Geely Atlas машинасына бәрелә. Бәрелүдән Geely автомобиле Toyota Corolla белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, дүрт кеше — Kia Rio йөртүчесе һәм өч пассажиры зыян күрә. Табиблар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр диагнозын куйган.
Алабуга Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне дистанцияне сакларга һәм юлларда игътибарлы булырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев