Биш автомобильче исереклек билгеләре белән кабат руль артына утырган.
Июль дәвамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган 21 йөртүчене транспорт белән идарә итүдән читләштергән. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр.
Элегрәк биш автомобильче исерек килеш машина йөрткән өчен җаваплылыкка тартылган иде инде. Аларга карата РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы мәсьәләсе хәл ителә.
Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: исерек йөртүче юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Мондый хокук бозуларны күргән кешеләргә кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк: вакытында шалтырату юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калырга һәм кеше гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә.
Нет комментариев