Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Пир в мир» гастрофестивале кунакларын Алабугада равиоли белән сыйладылар

Бу шимбәдә «Пир в мир» гастрономия фестивале 13 нче тапкыр узды. Бу юлы ул гадәттәгечә Ленин мәйданында түгел, ә «Яшьләр» стадионында үткәрелде. Махсус кунак — Вадим Махеев, бу көнне ул равиоли пешерде.

«Пир в мир» гастрономия фестивале Алабуга өчен күркәм традициягә әверелде — һәм менә инде 13 нче тапкыр ул кунакларны яңа ризыклары, якты хис-кичерешләре һәм җылы атмосферасы белән сөендерә.

Бу юлы фестиваль «Молодежный» стадионында узды — аны Яшьләр көнен бәйрәм итү белән берләштерделәр, һәм бу вакыйгага аерым масштаб һәм энергия бирде. Тәмле бәйрәмнең махсус кунагы — «Махеев» брендына нигез салучы һәм «Эссен Продакшн АГ» компаниясе учредителе Вадим Махеев булды. Әйтүенчә, равиоли дигән ризыкны беренче тапкыр пешерә. «Тик көлмәгез!» — дип елмаеп мөрәҗәгать итте ул тамашачыларга һәм энтузиазм белән эшкә тотынды, ләкин һәрвакыт гади өй кухнясы тарафдары булып калуын билгеләп үтте. 

Шимбә ризыгы — каймаклы-гөмбәле соуста томалап пешерелгән сыер ите белән равиоли иде. Шеф-повар пешерү серләрен дә ачты: серкә салынган һәм йомырканың сарысыннан гына басылган камыр, семола дигән он — каты сортлы бодайдан тарттырылган, камыр йомшак һәм үзле булсын өчен аны махсус аппаратта җәйделәр. 

Кунак белән шеф дуэт булып эшләделәр: равиоли ясадылар, кырыйларын йомырка сарысы белән беркеттеләр, параллель рәвештә гөмбә белән каймаклы соус әзерләделәр. Башта әзер равиолины тозлы суда пешереп алдылар, соңыннан гөмбәле-каймаклы соус салынган савытка салып болгаттылар. 

Безнең өчен ят булган әлеге ризыкны ашап караучылар бертавыштан «бик тәмле!» дип бәяләде.

Тамашачылар өчен шулай ук сыр заводына бару өчен ике сертификат уйнатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев