«Дозор» системасы Алабугада бер атна эчендә 145 хокук бозу очрагын теркәгән
Аларның 70е Дәүләт автоинспекциясе компетенциясенә, ә 75е − муниципаль контроль бүлеге карамагындагы төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга карый.
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 1-23 июнь аралыгында 92 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Штрафларның гомуми суммасы 138 мең сум тәшкил итә. Иң күп хокук бозулар Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектларында, шулай ук Казан, Гассар һәм Бакый Урманче урамнарында теркәлгән.
Ике ай эшләү дәверендә система меңнән артык хокук бозуны теркәгән. Иң киң таралганнары — тротуарларда һәм җәяүлеләр кичүләрендә машинаны кую, шулай ук төзекләндерү кагыйдәләрен бозу. Әлегә барлык материаллар муниципаль контроль һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан кулдан эшкәртелә, шуңа күрә 255 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Әмма киләчәктә процессны автоматлаштыру планлаштырыла, бу исә карарлар чыгаруны сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шәһәр планеркасында район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева системаны гамәлгә кертү мәҗбүри чарага әйләнде, дип ассызыклады. Аның әйтүенчә, күп кенә автомобиль хуҗалары юл хәрәкәте һәм төзекләндерү кагыйдәләрен санга сукмый: автомобильләрне тиешсез урында калдыралар, җәяүлеләргә юл бирмиләр, газоннарга керәләр. Проблема тарихи кварталда кискен тора, анда күп санда калдырылган машиналар турист автобусларына йөрүне кыенлаштыра.
Шул ук вакытта шәһәрнең өске һәм аскы өлешендә парковка урыннары җитәрлек күләмдә булдырылган. Әмма барлык машина йөртүчеләр дә стоянкадан барасы урынга кадәр берничә дистә метр үтәргә әзер түгел.
Якын арада ташландык автомобильләрне ачыклау буенча да эш көчәячәк, аларны юл кырыенда һәм ишегалларында очратырга мөмкин. Хуҗаларга транспорт чарасын алып кую таләбе белән хәбәрнамәләр җибәреләчәк. Әгәр хуҗа моны эшләмәсә, автомобильне махсуслаштырылган стоянкага эвакуациялиләр, ә транспортлау һәм саклау буенча барлык чыгымнарны милекчегә түләргә туры киләчәк. Муниципалитетның тиешле карары якын көннәрдә үз көченә керергә тиеш. Моннан тыш, мондый автомобильләр кыш көне кар җыюда өстәмә кыенлыклар тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев