Бу җәйдә Алабугада һәм авыл җирлекләрендә 36 меңгә якын чәчәк утыртылачак
Шәһәр мәйданнарында, скверларда, паркларда һәм газоннарда ясалган чәчәк түтәлләре инде хәзер үк алабугалыларны сөендерә.
Бу җәйдә шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә 36 меңгә якын чәчәк утырту планлаштырыла.
Шәһәр мәйданнарында, скверларда, паркларда һәм газоннарда ясалган чәчәк түтәлләре инде хәзер үк алабугалыларны сөендерә. Традицион чәчәк композицияләре Мәрҗани урамын («Күбәләк») һәм Тынычлык проспектын («Тавис кошы») бизи. Шулай ук Арысланнар скверында, Ленин мәйданында һәм шәһәргә керү боҗрасында да яңа чәчәклекләр пәйда булды — анда кызыл-ак төстәге пеларгонияләр утыртылды.
Яшьләр урамында подрядчы оешма чәчәклекләрне урамның ике ягыннан да проект үлчәмнәренә кадәр киңәйтте. Яңа чәчәк түтәлләре Владимир Бехтерев һәйкәле янында да ясалды.
Вертикаль яшелләндерүгә аерым игътибар бирелә. Барлыгы 4403 ампель үсемлеге үстерелгән. Аларны урнаштыру өчен 878 кашпо әзерләнгән, шуларның 795е инде урнаштырылган. Калган 83 кашпоны исә Чаллы шоссесы буйлап баганаларга беркетәчәкләр.
Моннан тыш, шәһәрдә гомуми сыешлыгы 410 кашпо булган 46 чәчәк дугасы (арка) урнаштырылды.
Вертикаль яшелләндерү Марина Цветаева мемориалы янында да барлыкка килде. Беренче тапкыр Говоров урамындагы ут баганалары да чәчәкләр белән бизәлде. Атна ахырына кадәр Говоров, Гассар, Казан һәм Яр буе урамнарындагы 70 баганада калган кашполарны урнаштырачаклар.
Шул ук вакытта вандализм проблемасы да сакланып кала. Кызганычка, кайбер шәһәр кешеләре чәчәк композицияләре яныннан тыныч кына узып китә алмый — кемдер чәчәкләрне өзә, кайберәүләр тамыры белән йолкып ала, ә Казан урамындагы күпердә вандаллар кашполарны бөтенләй аска ташлаган, өстәвенә, бу хәл инде беренче генә кабатланмый. Тәртип бозучыларны кабат җавапка тартачаклар. Видеокүзәтү камералары ярдәмендә мондый «матурлык яратучыларны» бик тиз табалар, Меңьеллык урамындагы күпердә чәчәкләр өзгән хатын-кыз белән дә нәкъ шулай булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев