Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Райпо» камераларында 917 хокук бозу очрагы теркәлгән

Алабугада 304 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган, быел тагын 75 камера эшли башлаячак. Нәкъ менә алар ярдәмендә хокук бозуларның шактый өлешен, шул исәптән төзекләндерү кагыйдәләрен бозуны да ачыклау мөмкин була.

«Имин шәһәр» системасы ярдәмендә «Райпо» контейнер мәйданчыгы янында гына да 917 хокук бозу очрагы ачыкланган. Күптән түгел камералар автомобильдә төзелеш чүп-чарын алып килгән һәм аны контейнерлар янында калдырып киткән ир-атны төшереп алган. Мәйданчык төзелеш калдыкларын, эре габаритлы чүп-чарны һәм автомобиль шиннарын җыю өчен каралмаган. Буш урын булуга карамастан, чүп-чарны контейнерлар янына ыргыту очраклары — биредә еш күренеш.

8-23 июнь аралыгында муниципаль контроль бүлеге «Райпо» территориясендә рөхсәтсез калдыклар туплауга бәйле административ хокук бозулар турында 41 беркетмә төзеде.

Күпфатирлы йортларның контейнер мәйданчыклары да видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган. Барлыгы 38 шундый объект күзәтү астында. Мәсәлән, 23 июньдә Пролетар урамындагы 10 нчы йорт янындагы камералар ярты сәгать эчендә өч чүп багын аударган егетне төшергәннәр. Видеодан күренгәнчә, ул бакларда нәрсәдер эзли. Тәртип бозучы үзе тараткан чүп-чарны җыймаган һәм контейнерларны кире урынына куймаган.
Белгечләр шәһәрлеләрне һәм автомобильчеләрне кагыйдәләрне истә тотарга чакыра: камералар бөтен хокук бозуларны диярлек теркәп бара, һәм җаваплылыктан котылу көннән-көн кыенлаша бара.

Фото: видеоязмадан скриншот.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев