Татарстан Гидрометеорология үзәге: Июль республикада нормадан бераз җылырак булачак
Тулаем республика өчен җәйнең икенче аенда климат нормасы +19,9 градуска тигез.
Татарстанда июль аенда уртача һава температурасы климатик нормадан ярты градуска югарырак булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразы белән уртаклашты.
Тулаем республика өчен җәйнең икенче аенда климат нормасы +19,9 градуска тигез. Шул рәвешле, уртача температура +20,4 һәм +21,0 градус тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта, айлык явым-төшем күләме күпьеллык уртача күләмгә якын булыр дип фаразлана. Республика өчен бу — 56 миллиметрга тигез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев