Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Борис Березовскийның VII фестиваль программасы билгеле булды

9–12 июль көннәрендә Шишкин буаларында Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» («Летние вечера в Елабуге») VII Халыкара фестивале узачак. Концертларга керү бушлай.

Алабугада 2026 елның 9 июленнән 12 июленә кадәр Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» («Летние вечера в Елабуге») VII Халыкара фестивале булачак.

Концертлар Шишкин буаларында оештырылачак. Керү бушлай. Яшь чикләве — 0+.

9, 10 һәм 11 июльдә концертлар 18:30да, ә 12 июльдә 17:00дә башлана. Барлык концертларның алып баручысы — Казаннан композитор, аранжировкалаучы, концертмейстер, хор артисты Нияз Яруллин.

9 июль, пәнҗешәмбе, 18:30
Программада түбәндәгеләр чыгыш ясый: Борис Березовский, Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Башкортостан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры, Россиянең халык артисты Игорь Бутман җитәкчелегендәге Мәскәү джаз оркестры, Оксана Волкова, Айдар Сәлахов, шулай ук бөтенроссия конкурслары лауреатлары Лука Морозов һәм Ильяс Сәлахов.

10 июль, җомга, 18:30
Сәхнәдә чыгыш ясыйлар: Борис Березовский, Игорь Лерманның Камерлы оркестры, Альберт Җәлилов, шулай ук бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары: Ким Гехи, Марк Дробинский, Алексей Балашов, Ирина Стачинская, Екатерина Мочалова, Катерина Анохина, Лука Морозов һәм Лиана Анасова.

11 июль, шимбә, 18:30
Чыгыш ясыйлар: Борис Березовский, Татарстан Республикасының Дәүләт камерлы хоры, София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәгенең Камерлы оркестры, «Фыняф» фолк-классик бэнды, GAUGA һәм JIVE төркемнәре, Алина Шәрипҗанова, Татьяна Ефремова, Илгиз Мөхетдинов һәм Эвелина Березовская.

12 июль, якшәмбе, 17:00
Фестивальне ябу көнендә сәхнәдә: Борис Березовский, Айдар Сәлахов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Мирас» халык җыр һәм бию ансамбле, Blues Doctors төркеме һәм Ксения Федулова.

Фестиваль көннәрендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының барлык музей-күргәзмә объектлары 9, 10 һәм 11 июльдә — 9:00дан 18:30га кадәр, ә 12 июльдә 9:00дан 18:00гә кадәр эшләячәк.

Истә калдыру җайлырак булсын өчен, безнең карточкаларны үзегезгә күчереп куярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев