Алабуга районында Җиләк бәйрәме узачак
Бәйрәм бу шимбәдә Олы Армалы авылында үткәрелә.
4 июльдә сәгать 14:00дә Алабуга районының Олы Армалы авылында Җиләк бәйрәме («Ягодное лукошко») фестивале булачак.
Бәйрәм кунакларын бай программа көтә:
- саф һавада мавыктыргыч актив уеннар;
- балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади мастер-класслар;
- җирле осталарның һәм һөнәрчеләрнең кул эшләре ярминкәсе;
- иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы.
Фестиваль бөтен гаилә белән күңелле вакыт үткәрү, халык традицияләре белән танышу һәм җәйге мохиттән ләззәт алу өчен менә дигән мөмкинлек булачак. Барыгызны да 4 июльдә сәгать 14:00дә Олы Армалы авылында көтеп калалар! Керү ирекле.
0+.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев