Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылу 1 июльдә тәмамлана

Район газеталары «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» басмаларын редакциядән (һәм билгеләнгән пунктлардан) үзең килеп алу (самовывоз) шарты белән язылу кампаниясе тәмамлануга нибары ике көн калды. Газеталарга 1 июльгә кадәр язылырга мөмкин.

Алабугалыларга 2026 елның икенче яртыеллыгына «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына язылу өчен бик аз вакыт калып бара.

Газеталарны мөстәкыйль рәвештә килеп алырга әзер булганнар өчен үзең алып китү (самовывоз) шарты белән язылу мөмкинлеге бар. Аның бәясе — 699 сум.

Әлеге вариантны редакциядә яки 3-81-11, 8-908-338-36-89 телефон номерлары буенча рәсмиләштерергә була. Үзең алып китү шарты белән язылу 1 июльгә кадәр дәвам итә, шуңа күрә укучыларның газеталарга язылып калырга нибары ике көне калып килә.

Газеталарны үзең килеп алу пунктлары түбәндәге адреслар буенча эшли: Төзүчеләр урамы, 16а адресындагы газеталар редакциясе, Үзәк китапханә, «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге һәм «Барс» яшьләр үзәге.

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары Алабуга шәһәре һәм районы тормышы, мөһим вакыйгалар, кешеләр, файдалы мәгълүматлар һәм якташларыбызның кызыклы язмышлары турында сөйли.

Район газеталарын икенче яртыеллыкта да алып барырга теләүчеләргә, бу кампания тәмамланганчы өлгерергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев