«Алабуга» футбол клубы ТР Чемпионаты матчында Казан командасын җиңде
«Алабуга» Казанның «Стрела-История улыбки» командасын 2:1 исәбе белән отты.
28 июньдә Алабуганың Үзәк стадионында футбол буенча 2026 елгы Татарстан Республикасы Чемпионаты матчы узды. Кырда «Алабуга» һәм Казанның «Стрела-История улыбки» командалары очрашты.
Уенның 30 нчы минутында «Алабуга» уенчысы Антони Чиковани исәпне ачып җибәрде. Җиде минуттан соң Алабуга командасының тагын бер футболчысы Руслан Щербин көндәшләр капкасына икенче голны кертте.
Икенче таймда Казан командасы гол кертә алды. Аны 57 нче минутта Субхонуддин Раджабов кертте. Матч 2:1 исәбе белән «Алабуга» файдасына тәмамланды.
Футбол буенча 2026 елгы Татарстан Республикасы Чемпионатының турнир таблицасы нигезендә, җиде уеннан соң «Алабуга» 4 нче урынны алып тора. Команда активында 13 очко бар: дүрт җиңү, бер ничья һәм ике җиңелү. Туплар аермасы — 12:7.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев