Алабуга фатирларының берсендә ир-ат мәете табылган
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга фатирларының берсендә ир-ат мәете табылган

Ир-атның үлем сәбәпләрен ачыклыйлар.

Бүген Алабуганың Пролетар урамы, 24 нче йорттагы фатирларның берсендә ир-ат мәете табылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе.

Фатирны тикшерү барышында газ плитәсенең барлык конфоркалары да ачык хәлдә булуы ачыкланган. Бу хәлдән соң фатирга газ бирү туктатылган.

Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Үлемнең рәсми сәбәбе тикшерү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.


Нет комментариев