Казан урамы — Алабуганың тарихи өлешендәге төп туристлык артерияләренең берсе. Хәзерге вакытта анда зур үзгәртеп кору эшләре бара.

Казан урамы — туристлар урамы
Гассар урамыннан алып Стахеевлар урамына кадәр ике квартал җәяүлеләр зонасы, мәдәни тормышка бай фестиваль киңлеге булачак. Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева сүзләренчә, әлеге идея күптән өлгергән булган, проект узган елдан бирле эшләнеп килгән, ә быел аны гамәлгә ашыруга керешкәннәр. Концепция башка шәһәрләр буенча да яхшы таныш — Мәскәүдә Арбат, Казанда Бауман урамы.
— Бу шәһәр халкы һәм кунаклары өчен чын мәгънәсендә җәлеп итү урыны булачак, — дип ассызыклады Эльмира Әхмәдиева. — Иҗади чаралар һәм бәйрәмнәр өчен киңлек: мәсәлән, беренче курс студентлары көне, шәһәрнең тарихи өлешендә студентлар күп бит. Биредә фудкортлар, ачык кафелар, яшел зоналар, эскәмияләр, велопарковкалар барлыкка киләчәк, урам музыкантлары чыгыш ясаячак.
Җитәкче сүзләренчә, шул ук вакытта монда булган оешмалар — кибетләр, сувенир кибетләре, кафе һәм кунакханәләр — үз эшләрен дәвам итә. Товар ташу башка шәһәрләрдәге җәяүлеләр урамнарындагы кебек автомобильләр кулланмыйча, автокар һәм автоарбалар кулланып башкарылачак. Гомумән, барысы да яшәүчеләр һәм кунаклар өчен эшләнелә.

Куркынычсызлык һәм уңайлык
Казан урамында урнашкан торак йортларга керү мөмкинлегенә аерым игътибар бирелде. Биредә яшәүчеләр өчен квартал эчендәге юллардан чыгу урыннары оештырыла. Парковка урыннарына килгәндә, алар Говоров, Шишкин урамнарында, Нефтьчеләр проспектында («Пятерочка» кибете янында) бар. Киләсе елда Стахеевлар урамында параллель парковка булдыру планлаштырыла — Суворов училищесыннан алып Нефтьчеләр проспектына кадәр. Димәк, теләге булган һәркем машинасын калдырып, тарихи урамнар буйлап йөреп килә алачак.
— Хәзер без барлык җир участокларына инвентаризация үткәрәбез, электән үк проектланган юлларны ябып торучы һәм янгын куркынычы тудыручы законсыз төзелешләрне һәм җир үзләштерү очракларын ачыклыйбыз. Монда яшәүчеләрнең һәрберсе үз йортына машинада килә алачак, ләкин инде урам буйлап түгел, ә микрорайон эчендә, — дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе.
Заманча инфраструктура һәм детальләргә сакчыл мөнәсәбәт
Казан урамының рельефы шундый булганлыктан, барлык су агымнары нәкъ менә шушында җыела. Узган гасырда биредә яңгыр канализациясе булган — аның калдыклары пенсия фонды бинасы янындагы инеш аша салынган күпер янында күренә. Вакыт узу белән системаларга чүп тула, ә үзгәртеп кору вакытында аларны күмәләр. Яңа проект ике яклы, рәшәткәле заманча яңгыр канализациясен күздә тота, бетон улаклар кую инде төгәлләнгән.
Юлга түшәү өчен брусчатка һәм чыдамлыгы югары булган гранит плитәләр сайланган — алар махсус техника йөрешенә чыдарга тиеш. Яшел зоналарга җир китерү төгәлләнеп килә, киләсе атнада агач утырту һәм ут баганаларын кору башланачак. Шунысы игътибарга лаек, монда иске, борынгы стильдә эшләнгән баганалар куелган. Аларны норматив хәлгә китергәннәр: ком кулланып шомартканнар, буяганнар. Ә менә Городничий скульптурасын алырга туры килгән — тимердән эшләнгән булганлыктан, ул еллар дәвамында тулысынча күгәреп беткән, реставрацияләү мөмкин түгел.

Республика көненә бүләк
Проектның гомуми бәясе 150 миллион сум тәшкил итә: 100 миллион сум җирле бюджеттан, 50 миллион сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Яшелләндерү компенсацион утырту кысаларында хакимият, «Алабуга» МИЗ һәм тәэмин итүче арасында өч яклы килешү нигезендә аерым башкарыла. Казан урамында өч ярым метрга кадәр биеклектәге агачлар: каштан, вак яфраклы юкә, өрәңге, зәңгәр чыршы һәм башкалар барлыкка киләчәк. Подрядчы үсентеләрне утыртып кына калмый, өч ел хезмәт күрсәтеп, аларның үсеп китүен дә гарантияли.
— Без Республика көненә шәһәргә бүләк ясарга планлаштырабыз, алабугалылар һәм шәһәр кунаклары бу көнне яңартылган Казан урамы буйлап йөри алырга тиеш, — дип хәбәр итте Эльмира Әхмәдиева. — Җәяүлеләр зонасы буйлап сузылачак гирлянда, шулай ук шәһәр гербы төшерелгән люклар аеруча игътибарны җәлеп итәчәк.
Укыгыз: Алабуганың Казан урамы тулысынча җәяүлеләр урамы булачак


Нет комментариев