Новая Кама 16+
Рус Тат
КЫЙБЛА

Кабуллардан булсын!

Изге Рамазан аенда шәһәр генә түгел, авыл мәчетләрендә дә ифтар ашлары уздыру күркәм гадәткә кереп бара. Безнең Татар Дөм-Дөме дә шул исәптән искәрмә түгел. Сүзем авылыбыз мәчетендә үткәрелгән һәм шәхсән чакырулы булып, үзем катнашкан мәҗлесләр, аларны үткәрүче авылдашларым турында булыр.

Туган авылым мәчетендә ифтар мәҗлесләре елдан ел матур гына үткәрелеп килә. Быел да мул сыйлы табыннар мәҗлес саен 40-60лап кеше сыйдырды, көн саен бергәләп тәравих намазы укылды. Мәчетебездә үткәрелгән ифтар ашлары шуның белән дә игътибарга лаек, йортларыбыз никадәр иркен, зур булса да, аның кадәр кунакны кабул итү авыррак. Ә Аллаһ йортыбыз барлык авылдашларны берләштерде, очраштырды һәм якынайтты. 

Ләлә һәм Илшат Галиевлар: мул сый, изге вәгазь һәм татулык үрнәге

Ифтар ашын беренчеләрдән булып Ләлә һәм Илшат Галиевлар гаиләсе үткәрде. Илшат Фоат улы авылыбыз мәчетендә имам вазифасын башкара, мәчет өчен җаваплылык аның өстендә. Гомрә хаҗында булу бәхетенә ирешкән Ләлә һәм Илшат Галиевлар авылдашларына: өлкәннәргә дә, балаларга да башлангыч дини белем һәм әхлакый тәрбия бирү өчен вакытларын жәлләмиләр. Каникул вакытында балалар өчен мәчеттә төрле чаралар үткәрелүе дә шул турыда сөйли. Ләлә Әнәс кызы Мамадыш мәчете мәдрәсәсендә белем алганнан соң, хәзер Алабуга һәм Апанай мәчете мәдрәсәләрендә белемен арттыра. Илшат Фоат улы да дини белемне Мамадыш мәдрәсәсендә ала. Ул бүген дә үзенең дини белеме өстендә күп эшли, гыйлемен арттырып тора, сәхәбәләр турында китаплар укый. Рамазан аенда мәчеттә вәгазь сөйләү аның җаваплылыгында булды. Үзенең вәгазьләрендә ул изге ай, бу айда ураза тотуның әһәмияте, ураза тоту кемнәргә фарыз, фидия, фитр сәдакасы, киләсе шәүвәл ае һәм башкалар турында авылдашларының исләренә төшерде. Туганлык, туганнар һәм кардәшләр арасында мөнәсәбәтләр, бер-берсенә үпкә тотмау, гафу үтенү, гафу итә белү, ярдәмләшү һәм юмартлык һәм башкалар турында хәдисләрдән мисаллар китереп сөйләде, Коръән сүрәләре, догалар укыды. Ә Илшат Фоат улының төп белеме буенча агроном булуын искә алсак, шәхси эшмәкәрләр буларак, уллары Фәнил белән бергә авылдашларының пай җирләрен файдалы итеп куллану өчен дә тырышлыкларын кызганмыйлар, авылыбызда үткәрелә торган чараларга да матди ярдәм күрсәтәләр. Галиевлар гаиләсе — авылыбызда өч буын бергә тату яшәүче гаилә буларак та хөрмәткә лаек гаиләләрнең берсе. Әтиләре Фоат абый бүген дә аларга төпле киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Уллары Фәнил әтисенең төп терәге булса, киленнәре Назилә авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкара. Кызлары Таңсылу быел мәктәптә соңгы елын укый, тырышып БДИга әзерләнә. Ә өлкән кызлары гаиләсе белән Казанда яши. Бу гаиләдә бер-берсенә ярдәмләшеп яшәү һәм эшләү төп кагыйдәләрнең берсе буларак кабул ителгән.

Гөлшат һәм Рифат Шәяхмәтовлар: туганнар һәм авылдашлар өчен ифтар мәҗлесе

Туганнарым Гөлшат һәм Рифат Шәяхмәтовлар гаиләсе дә Рамазан аенда туганнары белән бергә, авылдашларын да чакырып, авыз ачтыру мәҗлесен икенче ел рәттән үткәрә. Гөлшат Сәләхи кызы башлангыч дини белемне авылыбызга килеп укыткан Хәлим хәзрәттән ала. Мөслимәгә гыйлем алу, үз өстендә һәрдаим эшләү, камилләшү тиешле булуын истә тотып, алга таба укуын Алабуга һәм Апанай мәчете мәдрәсәләрендә дәвам итә, быел инде соңгы елын укый. Кызлары Раилә, уллары Илфат гаиләләре белән Алабугада яшиләр. Эштәге уңышлары белән әти-әниләрен сөендереп, авылга кайтып, булышып торалар. Әниләренә кече хаҗга баруны кызлары Раилә бүләк итүе дә бары тик мактауга лаек. Оныклары Рәсүл 4нче, Наил 2нче сыйныфта укыйлар. Бу уку елында гына да региональ олимпиадаларда җиңүче һәм призёр булганнар. Наил робототехника буенча республика конкурсында җиңүче булса, Рәсүл шахмат турнирларында катнашып, регионда 2нче урынны алган. Әбиләре үрнәгендә оныклары дини белемгә дә омтылалар, чөнки каникул вакытларын күбрәк әби-бабай янында авылда үткәрергә яраталар. Намаз укыганда әбиләренә комачауламаска, түзеп торырга кирәген беләләр. Әбиләре белән Коръән сүрәләрен, догаларны мөмкин булганча өйрәнергә тырышалар. Азан әйтү буенча үткәрелгән бәйгедә Наил лаеклы 1нче, Рәсүл 3нче урынны алган. Әби-бабасы тарафыннан үткәрелгән ифтар мәҗлесендә дә Наил өлкәннәр үрнәгендә (Гыйззәтуллин Рәфкать Закир улы, Бәдретдинов Рафаиль Нурулла улы, Бәдретдинов Фариз Гыймади улы) бик матур итеп азан әйтте. Гөлшат мөслимә буларак авылыбыз мәчете эшчәнлегендә актив катнашучыларның берсе. Үзләреннән аерым, ләкин ерак тормаучы әниләре белән авыру энеләрен дә игьтибарсыз калдырмыйлар. Гөлшат көн саен пешкән ризыгын илтергә, ә Рифат аларның хәлен белергә, күмәк хуҗалыкта хезмәт куярга һәм җомга намазларын да калдырмаска тырыша.

Хатын-кызлар көнендә ифтар: Әмирхановлар гаиләсе кунак сыйлады

Рәхилә һәм Мәҗит Әмирхановларның ифтар ашы язның иң беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көненә туры килде. Морт авылыннан кодалары Хәйдәр Гайнанов килгән иде. Вәгазьне дә Хәйдәр мулла сөйләде. Хаҗ кылу, аның әһәмияте һәм Кадер кичәсе турында аңлатты. Тырышлык, сабырлык, шөкер итеп яшәү, вәгъдә һәм башкалар турында Коръәннән һәм тормыштан мисаллар китерде. Динебездә хатын-кызларга, бигрәк тә аналарга мөнәсәбәтне тәфсилләп төшендерде. Хәйдәр мулла үзенең җанлы сөйләме, шигырьләр укуы, кирәк урында шаян сүзләр әйтеп куюы белән вәгазь тыңлаучылар белән ике арада җылы мөнәсәбәт урнаштырып, вәгазенең үтемле булуына иреште. Аның Коръән укуы да һәммәбезнең күңеленә хуш килде. Ә Мәҗит һәм Рәхилә Әмирхановлар — авылыбыздагы күп балалы үрнәк гаиләләрнең берсе. Мәҗит Фәзрахман улының фидакарь хезмәт юлы туган авылы, аның кырлары белән тыгыз бәйләнгән. Ул авылыбызның тырыш механизаторы буларак дан казанды. Рәхилә Шәкерт кызы бөтен тырышлыгын балаларга башлангыч белем бирүгә багышлады. Икесе дә «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган авылдашларыбыз алар. Бүген кызлары Рузия һәм Резедә әниләренең хезмәт юлын лаеклы дәвам итәләр, икесе дә укытучы һөнәрен үз иттеләр. Кызлары Рамилә гаиләсе белән башкалабыз Казанда яши, ә уллары Марсель Алабугада эшләсә дә, көн саен әти-әнисе янына кайтып йөрергә тырыша. Мәҗит һәм Рәхилә бүген әби һәм бабай гына түгел, ә дәү әби һәм дәү бабай бәхетенә дә ирешкән бәхетле өлкәннәр. Аларның тормышны яратып, хаклы ялда булганлыктан, хәзер инде шәхси хуҗалыктагы эштән (ә хуҗалыкта эш һәрвакыт бар) тәм табып яшәүләре сокландыра. Мәҗит Фәзрахман улы һәрвакыт җомга намазына йөри. Рәхилә Шәкерт кызы да намазда, ул — мәчеттә һәм мәдәният йортында үткәрелгән чараларда да иң актив катнашучыларның берсе, «Умырзая» җыр ансамбленең башлап җырлаучысы. Рәхилә ханым мәчеттәге барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, һәрберебезгә бүләкләр дә өләште.

Хатын-кызлар ифтары: Сафиннар гаиләсе мәҗлесендә бүләккә — намазлык

Чираттагы ифтар ашын Илмира һәм Камил Сафиннар гаиләсе үткәрде. Бу авыз ачтыру хатын-кызлар өчен оештырылуы белән аерылып торды. Мәҗлес алдыннан Ләлә Әнәс кызы намазга басарга теләк белдерүче хатын-кызга бүген намазлык бүләк ителәчәге турында хәбәр итте. Авылдашлар берничә ел урын өстендә яткан биеме Сабирова Рәмзияне яңа гына соңгы юлга озаткан килене Фиданияне беравыздан намазлыкка лаек дип атадылар һәм кыйммәтле намазлык аңарга бүләк ителде. Кунакка Алабугадан әл-Кадыйр мәчете мөгәллимәсе Гүзәл Мирзаянова белән Җәмигъ мәчетендә хисап эшләрен алып баручы, җеназаханәдә эшләүче һәм «Мирас» балалар клубы җитәкчесе Сабирова Альбина Гамир кызы килде. Мөгәллимә Гүзәл үзенең вәгазен «Хөсетлек» темасына багышлады. Хөсетнең Ислам динендә гаеп күрелгән һәм хәрам нәрсәләрнең берсе булуы, аның төрләре, аны үзеңдә булдырмау, барлыкка килгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында аңлатты. Тормыштан үз үрнәгендә мисаллар китереп сөйләве, сораулар белән әңгәмәне җанландырып җибәрүе җылы аралашу өчен бик уңышлы булды. Альбина Гамир кызы Коръәннән сүрәләр укыды. Кунакларга авылдашларым бик рәхмәтле булдылар һәм бик канәгать калдылар. Ә аларны кунакка Илмира һәм Камил Сафиннарның кызы Земфира чакырган. Земфира яшь кенә булса да, 8 ел элек дингә килүен сынау аша түгел, ә мөселман хатын-кызларының киенү рәвешләренә кызыгуы белән бәйләп аңлата. Шәһәребезнең Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә 3 ел белем алганнан соң, Чаллының Ак мәчет мәдрәсәсендә укып, диплом алып чыга. Кече хаҗда булырга да өлгерә. Бүген ул шулай ук Җәмигъ мәчете җеназаханәсендә эшли һәм тагын Алабуга мөслимәләренең волейбол командасын ярышларга әзерли, чөнки төп һөнәре буенча ул — физик тәрбия укытучысы, мәктәптә дәресләр алып бара. Кызы үрнәгендә әнисе Илмира да дингә якыная, гарәпчә укырга өйрәнә, намазга баса. Уллары Расилның эш урыны Алабугада булса да, гаиләсе белән Казанда яши, ләкин туган йортына эзне суытмый, һәрвакыт кайтып, булышып тора. Сафиннар гаиләсе — авылыбыздагы иң тырыш гаиләләрнең берсе. Тормышлары җитеш, йортлары зур, каралты-куралары төзек, каралган булуында хуҗа Камил Фазыл улының өлеше зур. Эштән курыкмыйча, бүгенге көндә сыер асраучы гаилә булулары да күпне сөйли. Бакчалары җәй җитсә, яшелчә, җиләк-җимешкә генә түгел, чәчәкләргә дә күмелә.

Гөлфия һәм Әхәт Сәлимовлар: изге айның соңгы авыз ачтыру мәҗлесе

Рамазан аеның соңгы ашын үткәрү Гөлфия (Гыйләҗева) һәм Әхәт Сәлимовлар гаиләсенә туры килде. Алар шулай ук авылыбызның тырыш гаиләләренең берсе. Әхәт Гәбделгани улы — бөтен гомерен, тракторчы буларак хезмәт юлын туган авылына багышлаган авылдашым, хәзер хаклы ялда, һәрвакыт җомга намазларына йөри. Гөлфия Мөхәммәтгани кызының Дөм-Дөмгә кайчан килен булып килүе дә онытылып, үз авылыбыз кешесенә әйләнүенә дә шаккатмыйбыз, чөнки ул бернинди эштән дә куркып тормый: абзар тутырып кәҗә, сарыклар асрыйлар, кош-корт үстерәләр, бакча тутырып яшелчәсен утырту өстенә, урман, болыннан җиләк-җимеш җыярга да өлгерәләр. Гөлфия ханым ярдәм кирәк кешегә һәрвакыт бик теләп булыша. Дини белемен арттыру өстендә даими шөгыльләнә. Авыл мәдәният йортында эшләп килүче «Умырзая» җыр ансамбленә йөри, мәдәни чараларда оста сөйләүче буларак озын шигырьләр белән чыгыш ясый. Хаклы ялда булса да, җае чыкса, шәһәргә йөреп эшләп алырга да иренми.

Рамазан ае — кадерле кунак һәм ул безне дә кунак итте. Ифтар ашлары үткәргәннәре, якын күреп чакырганнары өчен шәхсән үзем һәм авылдашларым исеменнән Галиевлар, Шәяхмәтовлар, Әмирхановлар, Сафиннар, Сәлимовлар гаиләләренә зур рәхмәтләремне әйтәм. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын.

Рәсимә Сибәгатуллина

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев