Бүген район советы утырышында депутатлар Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.

Вазыйфага ике кандидатура дәгъва итте: башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Светлана Карлина һәм башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Андрей Томилин.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш белән постка Андрей Томилин расланды. Элегрәк ул төзекләндерү буенча җитәкче урынбасары вазыйфасын биләде, ә соңгы вакытта Эльмира Әхмәдиева вазыйфасыннан киткәннән соң башкарма комитет башлыгы вазыйфаларын башкарды.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Томилин кандидатурасын хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, Андрей Александрович муниципалитетта җиде елдан артык эшли һәм үз юнәлешендә шактый тәҗрибәгә ия.
Нет комментариев