Шәһәр халкы һәм кунаклары мөселман Алабугасы тарихы белән таныша, музей, Татар бистәсе һәм борынгы зиратта була алачак. Катнашу өчен алдан язылырга кирәк.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы шәһәр халкын һәм кунакларны «Мөселман Алабугасы» («Елабуга мусульманская») яңа маршруты буенча бушлай экскурсияләргә чакыра. Алар 2026 елның 29-31 октябрендә узачак. Маршрут «Ташта сакланган тарих: иске мөселман зиратының кабер ташларын реставрацияләү» проекты кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды гранты ярдәме белән эшләнгән.
Катнашучыларны мөселман Алабугасының тарихы һәм мәдәни мирасы белән таныштыралар. Программага Заманча этно-сәнгать музеенда һәм шәһәр тарихы музеенда булу, Татар бистәсе һәм иске мөселман зираты белән танышу керә.
Түләүсез экскурсияләр расписаниесе:
- 29 октябрь, пәнҗешәмбе, 13-00 — автобуслы-җәяүле экскурсия
- 30 октябрь, җомга, 13:00 — җәяүле экскурсия;
- 31 октябрь, шимбә, 10:00 — автобуслы-җәяүле экскурсия;
- 31 октябрь, шимбә, 13:00 — җәяүле экскурсия.
Катнашучылар җыела торган урын — Алабуга, Казан урамы, 22 адресы буенча урнашкан туристлык-мәгълүмат үзәге.
Урыннар саны чикләнгән, шуңа күрә алдан язылу кирәк. +7 (919) 627-64-21 номеры буенча язылырга мөмкин.
Нет комментариев