Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Бүген, 28 октябрьдә, Татарстанда моңа кадәр урнашкан коры һәм аномаль җылы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Секундына 3-8 метр тизлектә салмак җил исә.
Салкынча төннән соң (төбәкнең көнбатышында түбән урыннарда температура −4 градуска, көнчыгышта һәм көньякта урыны белән −8 градуска кадәр төште), Татарстанда көндез һава +10..+15 градуска кадәр җылыначак (Казанда термометр баганалары +11..+13 градуска кадәр күтәрелә).
Шул рәвешле, төнге һәм көндезге температуралар арасындагы аерма 23 градуска (республиканың көньяк-көнчыгышында) кадәр тәшкил итәчәк.
Элегрәк синоптиклар Татарстанда октябрь ахырына кадәр аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачагы турында хәбәр иткән иде.
Нет комментариев