Үзәк китапханәдә үткән очрашуда укучылар язучы белән шәхсән аралаша, аның беренче әдәби тәҗрибәләре, яраткан авторлары һәм хәзерге әдәбиятка карашлары турында белә алдылар.

Алабуганың әдәби тормышында сөенечле вакыйга: А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә күренекле татар язучысы Ринат Мөхәммәдиев белән иҗади очрашу узды.
Укучы үзенең яраткан китаплары авторы белән йөзгә-йөз очрашканда нинди хисләр тоя? Мөгаен, дулкынлану һәм шатлык хисләредер. Әлеге очрашуда җылы мөхит хөкем сөрде. Әдәби чарага китап cөючеләр, студентлар, китапханәчеләр һәм укытучылар җыелды.
Язучы белән очрашуның үзенчәлеге аның үзен тыңлый алуда гына түгел, ә үз соравыңны бирә алуда да. Очрашуга килүчеләр бу мөмкинлектән тулысынча файдаланды. Язучыга кызыклы сораулар бер-бер артлы яудырылды.

Беренче шигырьләр, яраткан авторлар, заман әдәбияты турында
Чарага җыелучыларны аеруча язучының иҗат юлының башлану тарихы кызыксындырды. Язучы тәүге шигырьләрен матур затларга беренче хисләр тугач язуын, ә моңа кадәр барысы да бары тик балачак мавыгуы гына булуын әйтеп үтте. Шулай ук, ул әнисенә булган мәхәббәтен һәм бабалары турындагы истәлекне күңелдә саклау бик мөһим икәнен ассызыклады. Белүебезчә, ул үзенең әсәрләрендә әлеге темаларны бик еш яктырта.
Очрашу барышында хәзерге татар әдәбияты мәсьәләсе дә күтәрелде. Язучы сүзләренчә, бүгенге көндә китапны заманча техника алыштырды. Компьютерлар һәм гаджетлар, аның сүзләренчә, — безнең төп дошманнарыбыз. «Укучыларыбызны әкренләп югалта барабыз, бу бик кызганыч», — диде ул.
Укучыларны Ринат Мөхәммәдиевның кумирлары да кызыксындырды. Язучы җавабында Мөхәммәт Мәһдиев, Габдрахман Әпсәләмов, Мәхмүт Хәсәнов, Мостай Кәрим, Әмирхан Еники һәм Антон Чехов исемнәре яңгырады. Аның фикере буенча, әлеге күренекле шәхесләрнең иҗаты аның сүзгә һәм кешегә карашын формалаштыруда зур әһәмияткә ия.

Иҗат юлы
Чара барышында язучының иҗаты белән бергә аның тормыш юлы да яктыртылды. Билгеле булганча, Ринат Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Мамадыш районының Кече Кирмән авылында туа. 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый, ә 1979 елда Мәскәү университетында диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. Шул ук вакытта СССР Язучылар союзына кертелүгә ирешә. 2005 елдан ул — «Татар дөньясы» газетасының баш редакторы һәм Мәскәүдә урнашкан «Заман» нәшрият йортының директоры булып эшли.
Ринат Мөхәммәдиев 1970 еллар башында әдәби тәнкыйтьче буларак таныла. Аңа киң танылуны «Беренче умырзая» (1983) һәм «Гыйлемханга истәлеккә» (1986) лирик повестьлары китерә. Ринат Мөхәммәдиевның иҗат дәверендә зур казанышы булып — «Сират күпере» (1992) документаль романы санала. Аның өчен 1993 елда язучыга Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе тапшырыла.
Бүген аның китапларын Татарстанда гына түгел, ә чит төбәкләрдә дә яратып укыйлар. Очрашуга килүчеләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар — классикка хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә буыннарны берләштерүче бәйрәм дә. Очрашудан соң күңелләрдә калган җылылык моны бик яхшы раслый.
Нет комментариев