Алабуга полилингваль комплексы делегациясе Кытай университетының заманча укыту технологияләре белән танышачак. Программада — осталык дәресләре, уртак проектлар һәм экскурсияләр.
«Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы укытучылары һәм укучылары халыкара белем бирү стажировкасына Кытайга китте. Сәфәрдә катнашучылар чит ил коллегаларының тәҗрибәсе һәм укытуның заманча алымнары белән таныша алачак.
Стажировка Кытайның Көньяк-Көнчыгыш университеты базасында оештырылган. Бу — фәнни тикшеренүләре һәм технологик эшләнмәләре белән танылган югары уку йорты. Университетның казанышлары арасында оча торган автомобиль булдыру да бар.
Алабуга делегациясе өчен махсус белем бирү программасы әзерләнгән. Ул гамәли осталык дәресләрен, шулай ук Кытай студентлары һәм укытучылары белән берлектә проектлар эшләүне үз эченә ала.
Дәресләрдән тыш, стажировкада катнашучылар экскурсияләргә барачак, илнең мәдәнияте һәм фәнни казанышлары белән танышачак.
Укытучылар һәм укучылар алган белемнәрен, гамәли тәҗрибәләрен алдагы эшләрендә һәм уку процессында куллана алачак. Стажировка тәмамлангач, барлык катнашучыларга белем бирү программасын узуларын раслаучы сертификатлар тапшыру планлаштырыла.
Нет комментариев