Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, янгыннар саны тугызга арткан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре янгыннарның төп сәбәпләрен атады һәм халыкка куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде.
2026 ел башыннан Алабуга районында 99 янгын теркәлгән. Узган елның шул ук чорында 90 янгын чыккан булган. Димәк, янгыннар саны тугыз очракка арткан. Бу хакта Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хәбәр итә.
Белгечләр янгыннарның төп сәбәпләре итеп ут белән саксыз эш итүне, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозуны һәм мичләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүне атый.
Шуңа бәйле рәвештә, халыкка электр чыбыкларының, көнкүреш приборларының һәм җылыту җиһазларының торышын даими тикшереп торырга киңәш итәләр. Электр челтәренә артык көчәнеш бирергә, электр приборларын кабызылган килеш караусыз калдырырга, сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ташларга ярамый.
Балаларның куркынычсызлыгына аеруча игътибар бирергә кирәк. Белгечләр аларны караучысыз калдырмаска һәм өйләргә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырырга киңәш итә. Мондый җайланмалар төтенне вакытында ачыкларга ярдәм итә.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән 101 яки 112 номерларына шалтыратырга кирәк.
Нет комментариев