Яхшы сүз дәвалый: хастаханәдә гыйбадәт кылу бүлмәләре ачылды
Алабуга үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонттан соң ике гыйбадәт кылу бүлмәләре ачылды: мөслеманнар һәм христианнар өчен.
.jpg)
Алар пациентларга да, килүчеләргә дә уңайлы булсын өчен бинаның сул канатында, хастаханәгә керү урыныннан ерак түгел урнашкан.
Бүлмәләр барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган: биредә дини әдәбият һәм көнкүреш әйберләре бар. Вакыйга, дин тотучылар өчен мөһим чорлар − мөселманнарда Рамазан аенда ураза һәм христианнарда Бөек ураза (Великий пост) башлану алдыннан узуы белән тагын да зур әһәмияткә ия булды.
− Яхшылык дәвалый, диләр, һәм бу чыннан да шулай. Хастаханә кеше өчен икенче йортка әверелгән авыр мизгелләрдә яхшы сүз бик кадерле, — дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон.
Яр Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриил ассызыклаганча, медицина һәм дин һәрвакыт кулга-кул тотынышып бара: «Күңелдә җиңел булганда, дәвалау да тизрәк һәм уңышлырак уза».
Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт бүлмәләрне төзекләндерүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм пәйгамбәрнең бер кешенең гомерен саклап калу бөтен кешелекне саклап калуга тиң дигән сүзләрен искә төшерде.
Православие гыйбадәт бүлмәсе Изге шәһит бөек княгиня Елизавета хөрмәтенә изгеләндерелгән. Лариса Гуслистова бу вакыйганы бик көткәннәрен әйтте:
− Без монда иркенләп намаз укый алабыз. Әгәр дә пациент бүлмәгә менәргә көче җитмәсә, тәүбә итәргә яки чукынырга теләсә, рухани һәрвакыт аның янына палатага киләчәк. Без хастаханә җитәкчелегенә һәм персоналына ярдәмнәре өчен рәхмәтле.
.jpg)
Шәфкать туташлары даими рәвештә пациентлар янына килә, туганнары булмаганнарны карарга ярдәм итә, күчтәнәчләр һәм кирәк-яраклар китерә. Әгәр кирәк булса, социаль хезмәтләрне дә тоташтыралар. Әйтик, сестричество карамагындагыларның берсе − Чиләбе өлкәсеннән ир-ат — бот сөяген сындыру сәбәпле хастаханәдә җиде ай уздырган. Бу вакыт эчендә аны игътибарсыз калдырмаганнар, һәм нәтиҗәдә сестричество һәм социаль яклау ярдәмендә ир-атны Алабуга интернат-йортына урнаштыра алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев