Хәтер исән: Алабугада хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләп үттеләр
Бүген сугышчы-интернационалистлар мемориалы һәм Хәтер мәйданында төрле елларда Ватанны саклаучылар сафында хезмәт итүчеләр җыелды.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә Алабуга кабат Ватанны саклаучылар буыннарының очрашу урынына әверелде. Әфганстан ветераннарыннан алып махсус хәрби операциядә катнашучыларга кадәр барысы да хәрби иптәшләрен искә алу, исән геройларга хөрмәт күрсәтү һәм хәтер эстафетасын яшьләргә тапшыру өчен мемориал янына килде.
1 июльдә, Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә, сугышчы-интернационалистлар мемориалы һәм Хәтер мәйданында төрле елларда Ватанны саклаучылар сафында хезмәт итүчеләр җыелды.
Мемориалларга чәчәкләрне ветераннар, хәрби хәрәкәтләр катнашучылары, администрация, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм яшь армиячеләр салды. Мактаулы кунаклар арасында — район башлыгы урынбасары Александр Косов, Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы хәрби комиссары Николай Битюков, ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов, Алабуга хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм катнашучылары советы рәисе Михаил Семенов, «Разведка» хәрби-спорт әзерлеге балалар-яшьләр үзәге" рәисе Ариф Саркаров, хәрби хәрәкәтләр ветераны, запастагы подполковник Александр Ковальчук һәм шәһәр прокуроры Айрат Низамиев бар иде.
Җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Александр Косов бу очрашуның инде яхшы бер традициягә әверелүен билгеләп үтте. Ил киләчәге өчен кан коючы яшь егетләрне күрүнең бүген никадәр авыр булуын ассызыклады һәм ветераннарга көч, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы теләде. Һәлак булганнарның туганнарына ул кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Хәрби комиссар Николай Битюков бу көннең бер үк вакытта бүген яшәүче геройларга хөрмәт күрсәтү дә, инде арабызда булмаганнарны искә алу минуты да булып торуын искә төшерде. Аның сүзләренчә, мондый очрашулар буыннар арасындагы элемтә өзелмәсен өчен кирәк.
Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның бүгенге тыныч тормышта да хезмәтләрен дәвам итүләре турында сөйләде: алар спорт белән актив шөгыльләнәләр, яшьләрне тәрбияләргә ярдәм итәләр, хәтта бүген, бәйрәм көнендә дә Алабуга сугышчылары командасы ярышларда катнаша.
Запастагы подполковник Александр Ковальчук, үз чиратында, илебез хәрбиләренең утыздан артык кораллы конфликтта катнашуын һәм аларның һәрберсендә антка тугрылык һәм батырлык күрсәтүләрен искә төшерде.
Шәһәр прокуроры Айрат Низамиев котлауларга кушылып, барысына да тизрәк тынычлык һәм җиңү теләде. Алга таба ветераннар советы рәисе Михаил Семенов бу хезмәтне какшамас рухның һәм Ватанга булган мәхәббәтнең җанлы үрнәге дип атады, исәннәргә рәхмәт белдерде һәм һәлак булганнарның истәлеген хөрмәтләп искә алды. Ул яшьләрнең бүген ветераннарга карап үсүен, аларның тарихыннан рухи ныклык алуын ассызыклады.
Бу көнне Ариф Саркаров үткәргән бүләкләү тантанасы аерым урын алып торды. «Разведка» һәм «Юный десантник» хәрби-спорт клубларыннан өч егет һәм бер кыз үзләренең беренче сикерүләре өчен тельняшка белән парашютчы билгеләрен алды. Бу буыннар дәвамчанлыгының тагын бер символы булды. Шулай ук Михаил Семенов махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга гуманитар йөкләр белән актив ярдәм итүче алабугалыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Сугышчы интернационалистлар мемориалындагы тантанадан соң барысы да Хәтер мәйданына уздылар һәм анда да чәчәкләр салдылар.
Әфганстан ветераны, фоотограф Екатерина Данилова да бу чарадан читтә кала алмады. Әйтүенчә, бу көн аны хәрбиләр һәм җирле халык арасында үткән авыр елларга кайтара. Хатын-кыз һәм ана буларак ул кырыс сынаулар аша үткән яшь егетләр өчен аеруча тирән сыкрау хисләре кичерүен яшермәде.
Алабугадагы Ветераннар көне чираттагы тапкыр нәкъ менә шуны раслады: хәтер тере булганда үткәннәрнең батырлыгы онытылмый, ә Ватанны сакларга әзер торучылар булганда каһарманлык рухы да сүнми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев