Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Укытучы һөнәре – мәңгелек хезмәт...

Мөгаллим… Укытучы… Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да – укытучы.

Шуңа күрә дә аны сабыйлар икенче әниебез дип атыйлар. Һәрбер кеше дә хәреф танырга укытучысыннан өйрәнә. Күзләре дә укытучы күзе белән ачыла.

Укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Педагог балалар күңеленә әйбәт орлыклар чәчеп, аларда югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләре, характер формалаштыра.

Ә чын укытучы нинди булырга тиеш соң? Ул үз белемен, тәҗрибәсен укучыларга җиткерергә, укытучы сүзенә тап төшермичә аларның ышанычын акларга тиеш. Укытучы — иң кыен, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һәм гуманлы һөнәрләрнең берсе. «Укытучы булып туарга кирәк» ди халык. Бу сүзләрдә хакыйкать ярылып ята.

Сүзебез барлык күркәм сыйфатларга ия һәм менә инде 30 елдан артык инглиз телен укытуга багышлаган укытучы Зөлфирә Нияз кызы Гобәйдуллина турында. Үзенең ачык йөзе, тыныч тавышы, ягымлы мөнәсәбәте белән укучыларның йөрәкләренә ачкыч тапкан укытучы инглиз телен өйрәнүгә кызыксыну уята алды.

Зөлфирә Нияз кызы Морт төп гомуми белем бирү мәктәбендә инде 30 елдан артык, балаларны укыту һәм тәрбияләүдә армый-талмый хезмәт итә. Мөгаллим дәресләрне мавыктыргыч итеп оештыра белә. Хәтта катлаулы темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Мөмкин булганча компьютер кулланырга тырыша, төрле мультимедия дәреслекләреннән файдалана, дәресләргә презентацияләр әзерли, интернет ресурслардан файдалана. Дәресләрдә төрле технологияләрне куллана: шәхескә юнәлтелгән технология, группалап укыту, проблемалы укыту, сәламәтлек саклау технологияләре кертә. Ял минутларын фән белән бәйләп үткәрә. Чит ил язучыларының тормышын өстәмә әдәбият, газета һәм журналлардан, презентацияләрдән файдаланып таныштыру, аларны тулырак ачарга мөмкинлек бирә. Дәресләрдә кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләргә омтыла. Бик еш кына: «Бары тик тәрбияле бала гына бәхетле булачак, тәрбияле булыгыз!» — дип кабатлый. Тәрбия сәгатьләрендә, дәрестән тыш чараларда укучыларда туган җирнең матурлыгын күрә белү, аны ярата һәм саклый белүгә басым ясый. Туган телдә сөйләшү, аны саклау — шулай ук укучыларның бурычы. Төрле халыкларның тарихы, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре турындагы мөгаллим оештырган кичә-бәйрәмнәрдә укучылар белемнәрен арттыра. Зөлфирә Нияз кызы яраткан укытучы гына түгел, коллегалары арасында хөрмәтле остаз, киңәшче, гаиләдә кадерле әни дә.

Хөрмәтле укытучыга ныклы сәламәтлек, түземлек, иҗади уңышлар телибез.

Морт мәктәбе коллективы

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев