Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Социаль фонд алты ай эчендә 10 меңнән артык кеше кабул иткән

Россия Социаль фондының Алабуга муниципаль районы буенча клиентлар хезмәте эше турында аның җитәкчесе Елена Глинская сөйләде.

2026 елның беренче яртыеллыгында клиентлар хезмәте белгечләре районда яшәүче 10 меңнән артык кешене кабул иткән. Бүген хезмәт күрсәтү өлкәсендә 22 542 пенсионер исәпләнә, аларның 5 383е хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Ел башыннан иминият пенсияләре, шул исәптән эшләүче пенсионерларның да пенсияләре 7,6 процентка индексланды. Пенсиянең уртача күләме 25 729 сумны тәшкил итте. 1 августтан эшләүче пенсионерларның түләүләренә еллык төзәтмәләр ясалачак.

Социаль фонд балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирә. 2026 елда ана капиталы күләме, индексациядән соң, беренче бала өчен 729 мең сум, ә икенче бала өчен 963 мең сум тәшкил итә. Балалы гаиләләргә һәм бала көтүче хатын-кызларга, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүне исәпкә алып, бердәм пособие билгеләү дәвам итә.

Быелдан яңа ярдәм чарасы — җан башына уртача кереме билгеләнгән дәрәҗәдән түбәнрәк булган, ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен гаилә салым түләве (семейная налоговая выплата) бирелә.

Гаризалар Дәүләт хезмәтләре порталы, Социаль фондның клиентлар хезмәте һәм МФЦ аша кабул ителә.

Үзгәрешләр күп балалы аналарны пенсия белән тәэмин итүгә дә кагылды: хәзер пенсия билгеләгәндә барлык балаларны да карау чоры бернинди чикләүләрсез исәпкә алына. Алабуга районында 200гә якын күп балалы анага яңадан исәпләүләр ясалган инде.

Социаль фонд шулай ук вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләрне тәэмин итә, инвалидлыгы булган кешеләргә техник реабилитация чаралары бирә, гражданнарның ташламалы категорияләренә санаторий-курортларда дәвалануны оештыра һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтә.

Социаль фонд махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче 28 чараны тормышка ашыра. Кайбер түләүләр һәм ташламалар гаризасыз (автомат) рәвештә билгеләнә, шулай ук социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Үткән елдан башлап демобилизацияләнгән МХО катнашучылары Социаль фондның махсус үзәкләрендә медицина реабилитациясе узу мөмкинлеген алды. Бүген фонд системасында 14 реабилитация үзәге эшли. 2025 елда бу тернәкләнү курсын Алабуга районының 11 кешесе үткән, ә 2026 елның беренче яртыеллыгында — инде 13 кеше кабул ителгән.

Бүгенге көндә социаль ярдәм чараларының күбесе электрон форматта билгеләнә. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин, ә кирәк булганда Социаль фондның клиентлар хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә яисә алдан кабул итүгә язылырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев