Мошенниклар бензин сату белән бәйле яңа схема уйлап тапканнар
Мошенниклар бензин өчен акча күчергән кешегә аны алып килергә һәм канистра бүләк итәргә вәгъдә бирәләр.
Мошенниклар мессенджерларда бензин сатып алырга тәкъдим итеп, татарстанлыларны алдыйлар. Бу хакта "Татар-информ«да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең мошенникларны ачыклау бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов сөйләде.
«Хәзер бездә бензин темасы актуаль, интернет аша, төрле төркемнәр аша мессенджерларда ягулык материаллары сатулары турында белдерүләр урнаштырыла, дигән мөрәҗәгатьләр китте. Мошенниклар бензин өчен акча күчергән кешегә аны алып килергә һәм канистра бүләк итәргә вәгъдә бирәләр. Бәя 100-150 сум тирәсе. Авыр хәлдә калган кешеләр моңа ышана һәм акчаларын югалта» — дип сөйләде Рәдис Йосыпов.
Ул билгеләп үткәнчә, мошенниклар шулай ук интернет аша автоны ялган сатудан баеп китәләр.
«Алар машинаны сатып алып, чит илдән китергән булып кыланалар. Мошенниклар ялган сайтлар, төрле социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда төркемнәр төзи. Нигездә Корея, Кытай һәм Беларуссиядән авто алып килергә вәгъдә итәләр. Шул рәвешле, мошенниклар Яр Чаллы кешесен 1,2 млн сумга алдаган», — дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев