Алар өчен Россиянең иң зур музей-күргәзмә үзәкләренең берсендә мәдәни программа әзерләнгән иде.
«Минем Алабугам» («Моя Елабуга» ) шәһәр конкурс-викторинасы җиңүчеләре Екатеринбургка экскурсиягә бардылар. Сәяхәттә конкурсның 10 җиңүчесе катнашты. Алар өчен Россиянең иң зур музей-күргәзмә үзәкләренең берсендә күзәтү программасы оештырылды.
Бу хакта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Сәяхәт шәһәр администрациясенең Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы белән берлектәге эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Оештыручылар катнашучылар өчен бай мәдәни программа әзерләгән иде, бу аларга Екатеринбургның тарихи һәм сәнгать мирасы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде.
Нет комментариев