Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Мин Тукайны көттем»: Гөлзадә Әхтәмова — Тукай эзен саклаучы

Тукай темасы безнең Алабугада яшәп иҗат итүче шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова белән тыгыз бәйле.

Бөек шагыйрьнең олы юбилее якынлашып килү сәбәпле без Гөлзадә апа белән очрашып сөйләштек.

Казан урамында бабам йөргән
Озатканда бөек Тукайны.
И агылган халык, и агылган!
Дулкынланган күреп ул аны.

(«Тукай һәм бабам» шигыреннән)

Аның бабасы — Әхмәтнәби ага (сәүдәгәр була) бөек Тукайны соңгы юлга озаткан мизгелләрне күргән һәм оныгына сөйләгән. Бүген ул үзе Тукай дип яна, аңа шигырьләр багышлый, биографиясен өйрәнә һәм китаплар бастырып чыгара. Сүзем язучы, С. Сөйләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Гөлзадә апа Әхтәмова турында.

Татар дөньясы тиздән үзенең бөек улы Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлеге зур датага бәйләп, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында 2026 ел Тукай елы дип игълан ителде. Нәкъ 2011 елдагы кебек. Һәм нәкъ 2011 елда Гөлзадә апаның «Тукай эзе» дип исемләнгән китабы дөнья күрә. 15 ел гомер узып киткән. Тукай истәлеген саклаучы язучы белән аралашу бәхете миңа да насыйп булды.

Гөлзадә апаның бөек шагыйрьгә багышлап язылган 45ләп шигыре бар, төгәл санны ул үзе дә әйтә алмый. Тукай турында ел саен язам, ди ул. «Тукай эзе» китабындагы «Син — җанга якын абыем, туганымдай сөйкемле!» дигән юллар Гөлзадә апаның Тукайга карата булган мөнәсәбәтен ап-ачык тасвирлый.

— Мине кечкенәдән шигырь сөйләтәләр иде, балалар бакчасыннан ук. Тавышым көр иде, үзем дә шигырь сөйләргә бик ярата идем. «Тукай-Тукай» диләр, шуннан соң сорадым, кайда соң ул Тукай? Кечкенә чагымда, кайчан безгә Тукай килер икән дип көтә идем, — дип көлә Гөлзадә апа.

Мәктәптә татар теле укытучысы һәм китапханә мөдире булып эшләгән елларда (1985 елдан) Гөлзадә Хаҗи кызы татар телчеләре арасында беренчеләрдән булып Тукайга багышлап әдәби кичә уздыра.

— Әти-әниләрне дә җыеп, түгәрәк чәй өстәле артында бик зурлап үткәрә идек Тукай кичәләрен. Аннан соң Тукайга һәйкәл салдыру максаты белән дә йөрдек.

Бар җаны-тәне белән татар теле, татар әдәбияты һәм Тукай өчен янып йөргән кешеләр шушы олы максатка 2014 елда ирешәләр. Алабуганың 1нче санлы мәктәбе каршында татар халкының бөек улына һәйкәл куела.

«Алабугага килеп басуың белән,
Дулкынланды халкым йөрәге.
Тукай өчен, Тукай һәйкәле өчен
Кемнәр генә тырышып йөрмәде?!».

(«Тукай һәйкәле ачылу» шигыреннән)

Татар иҗтимагый үзәге, аксакаллар тырышлыгы белән шәһәребездә бөек шагыйрь үз урынын тапкан. Һәйкәлне, әлбәттә, зурлап ачалар. Тантанада шәһәрнең иҗат интеллигенциясе, шулай ук республика башкаласыннан кунаклар — Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, республиканың халык шагыйре Рәзил Вәлиев, язучы, ул вакытта «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов катнаша. Монументның авторлары — Мәскәү скульпторлары Владимир Демченко һәм Александр Головачев.

Быел әлеге һәйкәлне яңарыш көтә. Бөек шагыйрьнең юбилеена Тукай скверын яңарту турында сөенечле хәбәр килеп иреште. 2025 елның нояберендә скверда реконструкция эшләре башланып китте.

— Һәйкәл булмаганда Тукай көнен шәһәр күләмендә беренче мәктәп янында яки мәдәният йортында үткәрәләр иде, — дип искә ала шагыйрә. — Шагыйрьләрне чакыра идек.

Гөлзадә апа Габдулла Тукайның бер туган көнен дә калдырмый, әле быел да барам ди. Аның белән сокланып, аңа исәнлек-саулык телибез. 85 яшьтә шулай әдәбият, тел, Тукаебыз өчен янып йөрү — күпләр өчен үрнәк булырга тиеш.

— Тукайның шигырьләре әле дә табылып тора. Ул бит төрле-төрле тәхәллүсләр астында язган. Соңгы чыккан томнарда аның «яңа» шигырьләрен күрергә була. Томнар арта бара. Ул һәрвакыт милләт турында яза. Милләт уе, милләт язмышы дип яши ул.

Мәкаләмне Гөлзадә апа Әхтәмованың «Тукай эзе» китабыннан юллар белән тәмамлыйсым килә:

«Милләттәшем Тукай! Синең иҗатыңа бәя биреп, зыялылар тарафыннан хәтсез генә китаплар чыгарылды, мәкаләләр язылды, фәнни эшләр башкарылды. Ә мин исә төрле елларда кыска-кыска шигырьләр яздым. Шулай итеп, бер цикл барлыкка килде. Мин — кеп-кечкенә бер шагыйрә. Бар язганнарым — сине чын күңелемнән ярату хисләремнең бер чагылышы, синең иҗатыңа сокланып баш июнең галәмәтеннәндер».

Гөлзадә апа Тукай турында иҗат итүен дәвам итә. Өр-яңа, мичтән төшкән ике шигыре белән безнең белән дә уртаклашты. Шагыйрь туган көненә багышлап, без аларны алдагы саннарның берсендә бастырырбыз, күрми калмагыз.

Фотода: Гөлзада апа Әхтәмова (сулдан беренче) һәм Алабуга Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары һәйкәлне ачу тантанасында. 19 декабрь, 2014 ел. / Фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев