Алабуганы тарихи үзәктән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Сәүдәгәрләрнең бай йортлары, борынгы училищелар, берничә буын тарихын саклаган биналар шәһәрнең кабатланмас йөзен формалаштыра.

Әмма вакыт хәтта иң нык стеналарны да аямый. Шуңа күрә бүген Алабугада мәдәни мирас объектларын саклау буенча зур эш алып барыла. Берничә тарихи бина инде яңа хуҗаларын тапты. Шуларның берсе — Олы Покровская урамындагы 9нчы йорт.
Бинаны шәхси милек хуҗасыннан Ислам Раджабов сатып алган. Моңа кадәр мәдәни мирас объектларын реставрацияләү белән шөгыльләнгәне булмаса да, нәкъ менә шушы йортка икенче тормыш бирергә булган. Иң мөһиме — ул реставрацияне гади төзелеш проекты итеп кенә кабул итми. Киресенчә, тарихи бинаның йөзен мөмкин кадәр саклап калырга мөмкинлек бирә торган катлаулырак, озаграк һәм кыйммәтрәк юлны сайлый.

«Мин аның яныннан көн саен уза идем»
Бу тарих, йортның хуҗасы Ислам булганчы, күпкә алдан башланган. Ислам Алабугада 2007 елдан бирле яши. Һәр иртә укырга барганда Олы Покровская урамындагы борынгы бина яныннан уза һәм аңа игътибар итә торган була.
— Студент чагымда Яр буе урамындагы 13нче йортта яшәдем. Көн саен дәресләргә барганда шушы бина яныннан үтә идем. Ул чакта ук бу йорт миңа ошый иде инде. Шуңа күрә аны сатып алу мөмкинлеге тугач, йортка яңа тормыш бирергә булдым. Шәһәрнең үсүен, бирегә кешеләрнең килүен һәм кабат әйләнеп кайтуларын телим, — дип сөйли Ислам Раджабов.
Йортны сатып алырга дигән уй килгәндә, Ислам аның мәдәни мирас объекты икәнен дә белми. Аннары бөтенләй башка дөнья — реставрация, сак астында булган объектка карата таләпләр, төрле килештерүләр белән таныша.
— Бу юлда кыенлыклар күп. Әмма алга барырга ярдәм иткән кешеләргә бик рәхмәтле мин. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденкога аерым рәхмәт әйтәсе килә. Ул проектларны килештерү процессын тизләтергә һәм җиңеләйтергә ярдәм итте, без даими бергә эшлибез. Район җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәтә. Эш җиңел түгел, әмма ул бара. Май ахырында башладык, ә инде күп эш башкарылды. Шул ук вакытта бинаның тарихи кыйммәтен мөмкин кадәр саклап калырга тырышабыз.

Аерым игътибар белән
Әлеге объектта зур төзелешләргә хас булган җимергеч тавышлар юк. Монда эш кул белән башкарыла. Фасадны ком ярдәмендә (пескоструй) тиз һәм күпкә арзанрак ысул белән дә чистартып булыр иде, ләкин аны хәзерге хәлендә саклап, реставрацияләргә булганнар. Тарихи стеналарда инженерлык челтәрләре өчен дә уемнар ясамыйлар. Заманча һәм гадирәк юл белән хәл итеп була торган мәсьәләләргә дә башкача чишелеш эзлиләр.
— Без хәтта төрле инженерлык челтәрләре өчен дә стеналарны ватмыйбыз, уемнар ясамыйбыз. Аларны тышкы яктан үткәрәбез. Кирәк булса, тагын бер кат штукатурка ясыйбыз, әмма стеналарны саклыйбыз. Тарихи ташка отбойниклар һәм заманча материаллар белән кагылмыйбыз, — дип ассызыклый Ислам.
Тәрәзәләргә дә аерым игътибар бирелә. Аларны яңаларына алыштырмыйча, сакланып калган конструкцияләрне реставрацияләргә булганнар. Эш инде ике айга якын дәвам итә. Бер тәрәзә канатын торгызуга бер көнгә якын вакыт китәргә мөмкин. Беренче кат тәрәзәләре тулысынча торгызылган, икенче катта эшләрнең якынча 80 проценты башкарылган, өченче катта эш дәвам итә. Аерым элементларны саклап калу мөмкин булмаган очракта, яңа детальләр агачтан ясала һәм аларны тарихи үрнәкләргә мөмкин кадәр якынайтырга тырышалар. Эшкә Краснодардан белгечләр җәлеп ителгән, кирәкле җиһазлар сатып алынган.

Бай тарихлы йорт
Йорт хәзерге яңа хуҗасына инде шактый үзгәрешләр кичергән килеш тапшырылган. Күп нәрсә юкка чыккан, шул исәптән мичләр дә. Инде булмаган нәрсәне кире кайтару мөмкин түгел. Әмма сакланып калган һәр детальне монда мөмкин кадәр кадерләп сакларга тырышалар.
— 1990нчы еллар ахыры — 2000нче еллар башында бинада күп нәрсә юк ителгән. Кызганыч, архивта тарихи планировка да сакланмаган. Шуңа күрә хәзер без тарихи әйберләрне мөмкин кадәр саклап калырга тырышабыз, — дип аңлата Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының мәдәни мирас объектларын мониторинглау бүлеге мөдире Денис Кондрашин.
Һәйкәл тарихы шәһәрдәге беренче өяз училищесы (1809 ел) белән бәйле. Соңрак бина тарихында Стахеевлар исеме дә урын алган. Төп фасадта барельефлар һәм бай декоратив бизәлешнең башка элементлары сакланып калган.
— Бу һәйкәл — шәһәрдәге иң танылган биналарның берсе. Хуҗасы эшләрне бинаның барлык үзенчәлеген, тарихын саклап башкарырга тырыша. Бу йортның тарихы бик бай. Алабуга Россиянең тарихи шәһәрләре исемлегенә билгеле шәхесләр аркасында гына түгел, ә шундый биналарның сакланып калуы нәтиҗәсендә дә кергән, — дип билгеләп үтә Денис Кондрашин.
Аның сүзләренчә, Исламның беренче чиратта музей-тыюлык белгечләренә мөрәҗәгать итүе аеруча мөһим.— Ислам мәдәни мирас объектын торгызырга карар иткәч үк безгә килде. Без аңа барысын да аңлаттык. Хәзер эшнең ничек барганын күзәтәбез. Ислам таләпләрне үтәү мәсьәләсендә нык тора.

Көн саен — кул хезмәте
Бүген объектта көн саен 10-25 кеше эшли. Эш берничә юнәлештә берьюлы алып барыла, әмма технологик процессларны җентекләп килештерергә туры килә. Мәсәлән, штукатурчылар эшкә керешкәндә тәрәзә осталары тәнәфес ясарга мәҗбүр: дымлылыкның югары булуы агач элементларга зыян китерергә мөмкин.
Монда барлык бригадаларны берьюлы эшкә җигеп, процессны тизләтеп булмый. Реставрациянең үз ритмы бар. Бинаның эчке бизәлешенә дә аерым игътибар бирелә. Кирпеч стеналар ачык килеш калачак, аларны махсус состав белән саклаячаклар. Беренче катның дугасыман (арочный) түшәме — бинаның төп үзенчәлекләренең берсе. Керү урынындагы борынгы арка да сакланган. Аңа зыян китермәс өчен, аны сүтмичә, шунда ук реставрацияләргә җыеналар.
Фасад элементлары да торгызыла. Тәрәзә йөзлекләре һәм декоратив детальләрнең кайберләре коелып төшкән урыннарда тиз тузучан полиуретан урынына традицион материаллар — гипс һәм алебастр кулланыла.
— Реставрация нәкъ менә шундый була, — дип ассызыклый Ислам Раджабов.

Киләчәкнең бер өлешенә әвереләчәк тарих
Бинада кунакханә-ресторан комплексы ачарга планлаштыралар. Территориядә тагын ике яңа төзелгән бина бар, алар да файдаланылачак. Шул ук вакытта тарихи элементлар киләчәк киңлекнең бер өлеше булачак. Мәсәлән, ресторанның цоколь катындагы тәрәзә уемнарын Алабуга тарихы, аның кешеләре һәм шәһәрнең бүгенге тормышы турында видеороликлар күрсәтү өчен кулланырга ниятлиләр. Шулай итеп, үткән белән бүгенге көн арасында үзенчәлекле диалог барлыкка киләчәк: кеше монда төн кунарга яки ашарга гына түгел, ә шәһәр белән танышырга да киләчәк.
Инженерлык чишелешләрен дә тарихи бинаның үзенчәлеген бозмый торган итеп сайларга тырышалар. Мәсәлән, комплекс өчен махсус тавыш изоляциясе булган немец канализация торбаларына заказ бирелгән. Чуен радиаторлар да тарихи стильгә туры китереп сайлана.

«Без моны күпкә җиңелрәк эшли алыр идек»
Нәкъ менә шушы сүзләрдә хуҗаның проектка мөнәсәбәте тулысынча чагыладыр да. — Бу эшкә алынуыма үкенмим. Миңа хәтта кызык. Без барысын да күпкә җиңелрәк итеп эшләп, вакытны һәм акчаны янга калдырып, тизрәк тәмамлап, керем ала башлый алган булыр идек. Әмма тарихны мөмкин кадәр саклап калу өчен чыгымнарны арттыру юлын сайладык.
Ислам Раджабов — төзүче. Ул тугыз ел республикада эшләгән, спорт комплекслары төзү белән шөгыльләнгән. Узган елдан Алабугада яши. Мәдәни мирас объекты белән эшләү — аның өчен беренче тәҗрибә. Әмма, күрәсең, бүгенге эшенең үзенчәлеге дә шунда: ул бинага төзүче буларак кына түгел, кайчандыр һәр иртә шул йорт яныннан үтеп, аңа сокланып йөргән кеше буларак та карый. Хәзер исә аның бу йортны хәтердә генә түгел, шәһәрнең үзендә саклап калу мөмкинлеге бар.

Зур җаваплылык
Октябрь башында Алабугада кече тарихи шәһәрләрне һәм авыл җирлекләрен саклау һәм яңарту мәсьәләләренә багышланган XVII Бөтенроссия конференциясе узачак. Аңа илнең төрле төбәкләреннән архитекторлар һәм реставраторлар киләчәк. Катнашучыларга күрсәтеләчәк объектлар арасында Олы Покровская урамындагы 9нчы йорт та булачак. Хуҗа өчен бу — танылу гына түгел, ә зур җаваплылык та.
Эшләрне төгәлләүгә әле ерак. Йортка җылыту, су белән тәэмин итү, канализация һәм электр үткәрелгән, штукатурлау эшләре һәм тәрәзәләрне реставрацияләү башланган. Төп эшләрне киләсе елда тәмамлау планлаштырыла. Әмма мондый йорт өчен иң мөһиме — тизлек түгел, ә аның тарихына сакчыл мөнәсәбәт. Ул берничә гасырны кичергән һәм бүгенге бурыч — вакыт эзләрен юк итү түгел, ә аларны йортның төп кыйммәтенең бер өлеше буларак саклап калу. Яңа хуҗа да нәкъ шуңа омтыла.
Нет комментариев