Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Шүрәле һәм Су анасы каршы ала: Тукай скверы танымаслык булып үзгәрә

Һәйкәл янында плитка һәм брусчатка алыштырылган, яктырту һәм яңа амфитеатр урнаштырылган, шулай ук Шүрәле һәм Су анасы рәвешендә топиарийлар әзерләнә.

Быел татар дөньясы зур датаны — Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтә. Бөек шагыйрьнең юбилее аның мирасының никадәр тирән һәм җанлы булып калуын кабат искә төшерә. Алабугада бу датага Тукай исемен йөртүче сквер яңартылды, ул 1нче мәктәп янында урнашкан.

Шагыйрьгә багышланган һәйкәл һәм сквер монда 2011 елда, Халыкара ТЮРКСОЙ оешмасы карары белән, Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан, Габдулла Тукай елы дип игълан ителгәч барлыкка килде. Шуннан бирле бу урын шәһәр халкының яраткан урынына әверелде — монда балалар уйный, җәяүлеләр туктап ял итә. Узган ел аны яңарту турында карар кабул ителгән иде.

Эшләр узган елның октябрендә башланды. Бу вакыт эчендә төзүчеләр һәйкәл нигезендәге гранит плитәләрне һәм брусчатканы алыштырды, амфитеатрны яңартты — алабугалылар тыныч кына утырып ял итә алсын өчен яңа өслек куелды. Сквер тирәсендә яктырту системасы урнаштырылды: алты нокталы яктырткыч куелды, дүртесе — амфитеатрда, моннан тыш һәйкәл яктыртылып торачак.

Эшләрнең барышы турында район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Юлия Старогородцева сөйләде. Объектны тапшырыр алдыннан территорияне чистартып юасы гына калган.

Җитәкче сүзләренчә, скверда Шүрәле һәм Су анасы формасындагы топиарийлар (фигуралы киселгән куаклар) барлыкка киләчәк — алар мохитне тагын да үзенчәлеклерәк итеп, балаларның игътибарын җәлеп итеп торачак.

Реконструкция җирле бюджет хисабына алып барыла. Эшләрне шагыйрьнең туган көненә — 26 апрельгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев