Алабуганың Георгий паркында тиеннәр яши башлады
Георгий паркындагы махсус җиһазландырылган вольерда Алтайдан кайтартылган ун тиен яши башлады.
Җәнлекләр өчен ун оя һәм биш йөгерү тәгәрмәче әзерләнгән. Аларның рационына әстерхан чикләвеге, фундук һәм кальций керә, ә чисталыкны саклау өчен вольер төбенә эрбет агачы йомычкасы түшәлгән.
Хәзерге вакытта тиеннәр территорияне актив үзләштерә һәм яңа йортлары белән таныша. Вольер янына килүчеләргә тынычлык сакларга, читлеккә сукмаска һәм тиеннәрне куркытмаска киңәш ителә.
Җәнлекләрне тиешле азык белән генә ашатырга рөхсәт ителә: агач ботаклары, чыршы һәм эрбет (кедр) күркәләре, әстерхан чикләвеге һәм фундук ярый. Тиеннәргә миндаль, арахис, ипи, печенье һәм тозлы көнбагыш бирү тыела. Рөхсәт ителгән ризыкны да күп бирергә ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев