Алабугада шәһәр урамнарын җыештыручыларга ярдәмгә электровелосипед бирделәр
Әлегә мондый тәҗрибә тест режимында уза.
Алабугада шәһәр урамнарын җыештыруга яңача якын килергә булдылар. Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә гадәти булмаган эксперимент башланды: хәзер чүп җыю өчен җаваплы хезмәткәрләр электр велосипедында йөри.
Әлегә мондый тәҗрибә тест режимында уза, әмма беренче нәтиҗәләр инде сөендерә. Мондый практиканың башка муниципалитетлар өчен дә үрнәк булуы ихтимал.
Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе җитәкчесе Илшат Камалдинов сүзләренә караганда, электр велосипедын Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев кушуы буенча сатып алганнар. Техника инде берничә атна шәһәр маршрутларының берсендә кулланыла.
— Эксперимент бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Әгәр элек хезмәткәр эш көнендә җәяү 9 чакрым чамасы үткән булса, хәзер электровелосипедта 32-35 чакрымны колачлап була. Бу җыештыру мәйданын өч тапкырга диярлек арттырырга мөмкинлек бирде, — диде Илшат Камалдинов.
Аның сүзләренчә, яңа транспорт ярдәмендә маршрутлар озынлыгын арттыру гына түгел, ә җыештыру ешлыгын арттыру мөмкинлеге дә барлыкка килде. Хәзер хезмәткәрләр урамнарны көненә ике тапкыр әйләнеп чыга алачак.
Электровелосипедның тагын бер өстенлеге — махсус багаж кәрзиннәре, аларда җыелган чүпне ташу уңайлы. Хәзер эшчеләргә авыр капчыкларны күтәреп йөрергә яки транспорт килгәнче калдырырга туры килми.
Идарәдә бу транспортны сатып алуга киткән акчалар акланган дип белдерәләр. Планнарда шундый икенче велосипед сатып алу һәм тагын бер маршрут ачу.
Руль артында — төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәре Ольга Станчас. Ул бернинди махсус әзерлек кирәк булмады, ди.
— Бу гади велосипед кебек, тик электр приводы белән генә. Мин башта предприятие территориясе буйлап бераз йөреп карадым, ә аннары шундук шәһәргә чыктым. Бернинди катлаулыгы да юк, — дип сөйли Ольга.
Бүген ул Нефтьчеләр проспектына, Мәскәү һәм Тукай урамнарына, РайПО районына, Яр Чаллы шоссесына һәм кислород станциясе янындагы территориягә хезмәт күрсәтә.
Хезмәткәр сүзләренчә, җәяүле эш һәм электровелосипедта эшләү арасындагы аерма шунда ук сизелә.
— Җәяү шулкадәр җыя алмыйсың. Чүп-чар тутырылган капчыклар авыр була, ә монда махсус беркетүләр бар. Эшләү күпкә уңайлырак хәзер, — ди ул.
Бигрәк тә ял көннәреннән соң эш күп була, урналар тиз тула, юл буйларында чүп-чар да күбрәк күренә.
— Әлбәттә, шәһәрне чиста күрәсе килә. Халык та үзгәрешләрне сизә. Димәк, без барысын да юкка эшләмибез, — дип елмая Ольга.
Ә гадәти булмаган идея заманча технологияләрнең коммуналь хезмәтләр эшен нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итүенең яхшы үрнәге булырга сәләтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев