Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада республика пенсионерлар Спартакиадасында катнашучыларны котладылар

Шәһәр планёркасында «Өченче яшь» XVI Республика пенсионерлар спартакиасында муниципалитетны лаеклы тәкъдим иткән Алабуга районы командасы катнашучыларын хөрмәтләделәр.

Әлеге чара Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде.

Спортчыларга бүләкләрне Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов тапшырды.

— Бу безнең хөрмәтле ветераннарыбыз. Алар һәрвакыт яшь! Йөзү, ату, йөгерү дисеңме — спортның барлык төрләре дә аларга буйсына. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз һәм яңа җиңүләр телибез, — дип билгеләп үтте ул.

Югары спорт казанышлары өчен республика ярышлары җиңүчеләре дипломнар белән бүләкләнде. Пуля белән атуда беренче урынны Юрий Поспелов яулады, Татарстан Республикасы шәһәрләре арасында йөзү буенча ярышларда Татьяна Киселева җиңүче булды.

Моннан тыш, республика шәһәрләре арасында ГТО комплексы нормативларын үтәүдә Алабуга командасы беренче урынны алды, аның составына Альберт Әсхамов һәм Венера Хәбибуллина керде.

Районның Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов билгеләп үткәнчә, Алабуга спортчыларын алда яңа җаваплы этап — бөтенроссия дәрәҗәсендә чыгыш ясау көтә.

Ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм яңа җиңүләр телибез!

Фото: АМР башлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев