Алабугада «Пир в мир» фестивалендә такос пешерәчәкләр
Кунакларны концерт, мастер-класслар, викторина, балалар программасы һәм шеф-повар белән бергә такос пешерү көтә.
Алабугалыларны «Пир в мир» гастрономия фестиваленә чакыралар. Бәйрәм шимбә көнне, 4 июльдә, Алабуганың шәһәр пляжында узачак. Башлана — 17:00дә.
Чарада катнашучылар Чаллының «Тако Рей» такери кафесы шеф-повары Максим Рогов белән бергә мексикалыларның яраткан ризыгы — такос пешерә алачак. Кунаклар кулинария серләре белән таныша һәм әзерләнгән ризыкны авыз итә алачак.
Фестиваль программасында шулай ук «Ролли» кавер-группасы чыгышы, ике кешелек кичке ашка сертификат уйнатылучы викторина, мастер-класслар һәм балалар өчен күңел ачу чаралары планлаштырылган. Алып баручы: шоумен Илья Краснов
Фестивальнең махсус кунагы — АМР башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Гөлүзә Миңнекәева.
Оештыручылар шәһәр халкын һәм кунакларны җәйге бәйрәм, музыка һәм тәмле ризык атмосферасында кичне күңелле үткәрергә чакыра.
Җәйге вакыйгаларның тулы афишасы белән leto. tatar рәсми порталында танышырга мөмкин.
«Татарстанда җәй» («Лето в Татарстане») — бу агымдагы җәйдә республикада узучы иң кызыклы чаралар тупланган уңайлы онлайн-афиша.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев