Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада йортларга капиталь ремонт якынча 47 процентка башкарылган

Бүгенге көндә 12 күпфатирлы торак йортта капиталь ремонт үткәрелә. Объектларның гомуми әзерлек 46,9 процентны тәшкил итә.

Эшләрнең барышы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләде.

Хәзерге вакытта Нефтьчеләр проспектындагы 53а, Тынычлык проспектындагы 1а һәм Тойма урамындагы 21а йортларында фасадларны яңарту алып барыла. Тынычлык проспектындагы 51 һәм 53 нче йортларда исә бер үк вакытта фасадларны җылыту һәм газ үткәргечләрен ремонтлау эшләре башкарыла.

Тугаров урамындагы 22а йортында да фасад газ үткәргечләре төзәтелә һәм бинаның ян-як стеналары җылытыла.

Пролетар урамындагы 54 нче йортның фасадын ремонтлау тәмамланып килә. Шул ук вакытта биредә лифт җиһазларын алыштыру өчен проект документлары әзерләнә. Матросов урамындагы 5а, Әйләнеч шоссесы урамындагы 39 һәм 21а йортларында түбәләрне ремонтлау дәвам итә. Пролетар урамындагы 24 нче йортта исә инженерлык челтәрләре яңартыла.

Мәдәни мирас объектларына да аерым игътибар бирелә. Олы Покров урамындагы 11 нче йортта инженерлык коммуникацияләрен һәм электр белән тәэмин итү системасын капиталь ремонтлау планлаштырылган.

Искәртеп узабыз: быел Алабугада капиталь ремонт программасына барлыгы 18 йорт керде, ә эшләрне финанслауның гомуми күләме 279,33 миллион сум тәшкил итә.

Капремонт-2026 саннарда:

  • 167,5 млн сум − 8 йортта фасадларны ремонтлау һәм җылытуга бирелә;
  • 67,6 млн сум − 6 күпфатирлы йортта инженерлык челтәрләре, түбәләр, вентиляция каналлары һәм төтенгечләр ремонтлана;
  • 6,02 млн сум − 5 йортта фасад газ үткәргечләре ремонтлана;
  • 15,6 млн сум − 3 йортта 10 лифт ремонтлана һәм алыштырыла;
  • 9,2 млн сум − мәдәни мирас исемлегенә кергән 3 объектның проект-смета документларын әзерләүгә һәм кирәкле экспертизалар үткәрүгә юнәлдерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев