Алабуга районы Армалы авылында Җиләк бәйрәме узачак
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Армалы авылында Җиләк бәйрәме узачак

Бәйрәм бу шимбәдә Олы Армалы авылында үткәрелә.

4 июльдә сәгать 14:00дә Алабуга районының Олы Армалы авылында Җиләк бәйрәме («Ягодное лукошко») фестивале булачак.

Бәйрәм кунакларын бай программа көтә:

  • саф һавада мавыктыргыч актив уеннар;
  • балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади мастер-класслар;
  • җирле осталарның һәм һөнәрчеләрнең кул эшләре ярминкәсе;
  • иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы.

Фестиваль бөтен гаилә белән күңелле вакыт үткәрү, халык традицияләре белән танышу һәм җәйге мохиттән ләззәт алу өчен менә дигән мөмкинлек булачак. Барыгызны да 4 июльдә сәгать 14:00дә Олы Армалы авылында көтеп калалар! Керү ирекле. 
0+.


Нет комментариев