Алабуга райбашкарма комитеты җитәкчесе шәһәр милкенә зыян китерүчеләрне җәза турында кисәтте
24 июньдә видеокүзәтү системасы камералары Казан урамындагы күпердә чираттагы вандализм очрагын теркәгән.
Видеодан күренгәнчә, яшүсмерләр чәчәкләр белән бизәлгән вазоннар яныннан тыныч кына узып китә алмый, чәчәк атучы петунияләр үсеп утырган вазоннарның берсен аска алып ташлый. Шул рәвешле, күрәсең, алар шәһәргә булган «мәхәббәтләрен» күрсәтергә тырышкан.
Кызганыч, әмма бу бердәнбер очрак түгел. Моннан бер көн элек әлеге яшүсмерләр шәһәр пляжындагы душ җайланмасын да җимергән.
Тик менә үз «уңышларына» гына озак сөенергә туры килми. Видеокүзәтү системасы ярдәмендә тәртип бозучыларның шәхесләре тиз арада ачыклана. Ачыкланганча, бу — 3нче һәм 4нче мәктәп укучылары. Яшүсмерләрне әти-әниләре белән бергә район башкарма комитетына чакырып, анда муниципаль контроль белгечләре алар белән профилактик әңгәмә үткәргән.
Хәзер әлеге гаиләләргә ватылган муниципаль милекнең бәясен дә, закон буенча штраф та түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау комиссиясе утырышында каралачак.
Шәһәр планеркасында район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева мондый очракларның игътибарсыз калмаячагын ассызыклады:
«Казан урамындагы күпердә кашпоны аска алып аталар, Үзәк район хастаханәсе янында юкәләрне тамыры белән йолкып алалар. Без шәһәребезне ямьләндерәбез, яшелләндерү белән шөгыльләнәбез, аны кешеләр өчен төзекләндерәбез, ә җавап итеп шундый битарафлык белән очрашабыз. Шәһәребездә 300дән артык камера бар, димәк бер очрак та җәзасыз калмаячак. Һәр факт теркәлә, без һәркемне табачакбыз, һәр ата-анага барып җитәчәкбез, барысы да китерелгән зыянны түләячәк. Бүген бу эш даими рәвештә алып барыла. Кем өчендер бу өстәмә эш булып йөкләнә — камералардан язмаларны карарга, балаларның һәм аларның әти-әниләренең шәхесләрен ачыкларга кирәк, әмма без бу эшне башкарачакбыз».
Коммуналь тармак хезмәткәрләре, муниципалитет һәм битараф булмаган кешеләр шәһәребезне матур һәм чиста итү өчен зур хезмәт куя. Ләкин бу матурлыкны саклап тота белергә дә кирәк. Видеокүзәтү камералары тәртип бозучыларны ачыкларга ярдәм итә итүен, ләкин үз шәһәреңә карата хөрмәт һәр кешенең эчке кагыйдәсенә әверелсен иде. Менә монысы күпкә мөһимрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев